Меңнәрчә татарстанлы бизнес-белем ала алачак. Бүген әлеге хакта Эшкуар йортында сөйләделәр

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

Бүген Эшкуар йортында булып узган брифинг барышында эшен башлап җибәрүче эшкуарларга һәм үзмәшгуль гражданнарга ярдәм чаралары турында Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин сөйләде. "Безнең бурыч – кешеләргә ярдәм итү һәм "күләгәдән" чыгарга кирәклеге турында аңлату", – дип билгеләде ул.

Нәкъ шуның өчен Икътисад министрлыгы тарафыннан "Эшкуар әлифбасы", "Эшкуарлык мәктәбе", "Эшкуар әни", "Бизнес-сыйныф", "Син – эшкуар" кебек мәгариф программалары тормышка ашырыла. "Перезагрузка" кебек форумнарны оештыру да яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, анда 6000 артык кеше катнашты.

Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министрлыгы белән берлектә 2017 елдан башлап "Эшкуарлык эшчәнлегендә бизнес-планлаштыру" мәгариф курсы тормышка ашырыла, ул эшсез гражданнарга бизнес-план әзерләүгә һәм аны 117 600 сум күләмендә субсидия алу максатында комиссия каршында ачыктан-ачык яклауга юнәлдерелгән.

1,5 ел эчендә 80 кеше белем алды, аларның яртысы үз бизнесын теркәтте, субсидияләр алды һәм "үзмәшгульлек" өчен аеруча актуаль булган юнәлешләрдә (гүзәллек салоннары, ателье, дизайнер, туристлык компанияләре, юридик һәм бухгалетрия консультантлары, автоостаханәләр һ.б.) уңышлы эшли башлады.

Югарыда санап үтелгән белем бирү программалары нәтиҗәсендә потенциаль эшкуарларга бизнес өлкәсендә үзләренең сәләтен ачу өчен бөтен мөмкинлекләр бирелә.

Әгәр проект уңышлы икән, ул вакытта үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче зат ШЭ яки ҖЧҖ статусы ала, хезмәткәрләр яллый ала. Шунлык белән ташламалы кредитлар, лизинг, микрозаймнар, грантлар, факторинг хезмәтләре алу, базарларда, шул исәптән халыкара, үзеңне күрсәтү, интернет аша сәүдә итүдә ярдәм алу кебек һ.б. дәүләттән ярдәм алуның яңа мөмкинлекләре ачыла.

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International