Бүген Чаллыда сәнәгать паркларын һәм мәйданнарын үстерү турында фикер алыштылар

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

Бүген Чаллыда узган киңәшмәдә Автошәһәрнең сәнәгать паркларын һәм мәйданнарын үстерү турында фикер алыштылар. Чараны Чаллы шәһәре Мэры Наил Мәһдиев үткәрде. Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев 2018 елда эшкуарлыкка ярдәм программалары хакында җиткерде. Шулай ук «Чаллы шәһәрендә эшкуарлыкка гомуми характеристика»; «КИП «Мастер», ПП «Развитие», ИП «Челны», ПП «База оборудования», ПП «Экопромплощадка», ПП «Шестнадцатый регион», ПП «Экотехнопарк», «ЗАВОД «ПРОФТЕРМО» ҖЧҖ» сәнәгать паркы (мәйданнары) территориясендәге хәзерге хәлнең торышы турында» темалары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International