Бүген Фәрит Габделганиев Чалылдагы Робот-техника үзәгендә булып кайтты

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

Чаллыда урнашкан Робот-техника үзәгендә Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев булып кайтты. Ведомство башлыгы турыдан-туры кече һәм урта эшкуарлыкта кулланыла торган роботлаштырылган чараларны  кертү буенча хезмәтләр күрсәтә торган инженерлык-җитештерү урыннары белән танышты.  "Ясалма интеллект һәм техник күз, шулай ук югары төгәллекле фрезер һәм токарь станоклары булган роботлаштырылган комплекслар белән җиһазлау үзәкнең төп үзенчәлеге булып тора, – дип җиткерделәр икътисад министрына. – Хәзерге вакытка компаниянең җиһазлануын сынау роботы, роботлаштырылган фрезерлау комплексы, 3D-принтер, тикшерү-исәпләү җиһазы һәм башка роботлар тәшкил итә". Визит кысаларында Фәрит Габделганиевкә белгечләр үзебездә җитештерелгән кайбер роботларның, аерым алганда Россиядә җитештерелгән 3D-принтерның ничек эшләвен һәм ABS белән PLA пластиктан виртуаль 3D моделе нигезендә чын объектларны төзү процессын күрсәттеләр.

 

ТР ИМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International