Яңа идеяләр һәм амбициоз планнар. Чаллы шәһәре яшь эшкуарларының бизнес-проектларын бүген Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев өйрәнде. "Автошәһәрнең яшь эшкуары – 2018" бәйгесендә җиңүчеләр һәм катнашучылар белән очраштылар. Мнистр Фәрит Габделганиев кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм һәм аларны үстерүгә булышлык күрсәтү чаралары турында сөйләде. "Эш башлаучы эшкуарлар ассоциациясе" клуб берләшмәсе җитәкчесе Динара Захарова конкурсның елдан-ел популяррак була баруын хәбәр итте. Чаллыда бизнесны алга җибәрү өчен барлык шартларның да булуын билгеләп үтте ул.
ТР ИМ матбугат хезмәте