"Миллионлык идея" проектының икенче сезонында катнашу өчен гаризалар җыю дәвам итә

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

31 майда Тышкы икътисадый банк һәм НТВ Телекомпаниясенең "Миллионлык идея" дип аталган уртак проектында катнашу өчен гаризалар җыю тәмамлана. Әлеге бөтенроссия агарту  телевизион һәм  интернет-проекты инноватор эшкуар образын популярлаштырырга,  халык аудиториясенә заманча технологияләр һәм аларның тормыштагы  роле турында сөйләргә, Россия төбәкләрендәге яшьләрнең инновацион потенциалын ачарга, һәм шулай ук яшь белгечләрендә һәм актив тормыш позициясенә ия кешеләрдә үз эшләрен башларга теләк уятырга тиеш.

Проектта катнашырга теләсә кайсы тармак өчен югары дәрәҗәдәге әзерлекле алгарышлы эшләнмәләре булган технологик компанияләр чакырыла. Иң перспективалы һәм эшләнелгән идея авторлары шоуның икенче сезонына сайлап алыначак һәм "Миллионлык идея" программасы герое булачак. Җиңүчеләр Россия күләмендә танылу, акчалата призлар, эксперт һәм остаз ярдәме, инвесторларга һәм корпоратив партнерларга чыгу мөмкинлеге алачак.  "Миллионлык идея" проектының беренче сезонында җиңгән стартаплар 60 миллион сум күләмендәге приз фондын бүлделәр.

Проектның  күчмә кастинг-туры  Казанга 5 июнь көнендә килер, дип көтелә.

Проект белән тулырак танышу һәм катнашу өчен гариза бирү http://ideamillion.ru сайтында алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International