Татарстан "Алабуга" МИЗ чыгымнарын кайтару өчен федераль бюджеттан 3,5 миллиард сумнан артык акча алачак

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

2018-2010 елларда Татарстан Республикасы бюджетына Федераль бюджеттан чыгымнарны кайтару өчен күчереләчәк акчалар күләме 3,69 млрд сумны (2018 елда - 1,086 млрд сум, 2019 елда - 1,468 млрд сум, 2020 ел - 1,136 млрд сум) тәшкил итәчәк.   Акчаларның чыганагы - "Алабуга" СҖТ МИЗ" ИП резидентлары тарафыннан федераль бюджетка түләгән салымнар һәм таможня түләүләре (табышка салым - 100%, ӨКС - 50 %, җиңел автомобильләргә һәм мотоциклларга акцизлар - 100%, таможня түләүләре - 50%) 365,3 млн сум күләмендәге беренче транш инде адынган.

Исегезгә төшерик, Татарстан үз чыгымнарын Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Россия Федерациясенең индустриаль парклар, сәнәгать технопарклары һәм югары технологияләр сферасындагы технопарклар инфраструктуралары объектларын булдыруга, модернизацияләүгә һәм (яисә) реконструкцияләүгә чыгымнарын кайтару өчен субсидияләр формасындагы дәүләт ярдәме алуга хокукы булган субъектларын сайлап алу турындагы" карары нигезендә кайтара.

Россия Федерациясе  Хөкүмәте күрсәтмәсе белән индустриаль технопарклар һәм сәнәгать технопарклары объектларын булдыру, модернизацияләү һәм (яисә) реконструкцияләү буенча проектлар исемлегенә "Алабуга" сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонасы" индустриаль паркы да кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International