Бүген Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев Лаеш районына барды. Ул "ИНВЭНТ" Компанияләр төркеме һәм "Химия технологияләре сферасында төбәк инжиниринг үзәге" АҖ эше белән танышты.
"ИНВЭНТ" - ул заманча җитештерү-инжиниринг холдингы, анда җитештерелгән продукция һәм хезмәтләр челтәр һәм генерацияләүче компанияләргә, сәнәгать предприятиеләренә, нефть һәм газ табу һәм аеру, металлургия, төзелеш тармагы предприятиеләренә, торак-коммуналь хуҗалык һәм авыл хуҗалыгына, метрополитен һәм тимер юл компанияләренә йөз тота. "ИНВЭНТ" КТ эшчәнлегенә түбәндәге төп юнәлешләр керә:
- кабель-үткәргеч продукциясе җитештерүе ("ТАТКАБЕЛЬ");
- электротехник продукция җитештерү ("ИНВЭНТ-Электро", "ТатЭК", "УЭМЗ");
- җылылык изоляцияле торбалар җитештерү («Таттеплоизоляция»);
- энергетика һәм башка сәнәгать объектларының инфраструктур төзелеше ("Э-лайн");
- төрле билгеләнештәге төзелеш металл конструкцияләрен һәм технологик җиһазлар ясау ("ИТС-МК", "ЭЭМК");
- электротехник һәм ут-техник продукцияне күмәртәләп һәм ваклап сату ("ТД ИНВЭНТ").
Химия технологияләре сферасында төбәк инжиниринг үзәге химия тармагы сферасында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү өчен төзелгән.
ТР ИМ матбугат хезмәте