ТР Икътисад министрлыгында инвестиция проектларын тәэмин итү механизмнары турында сөйләячәкләр

2018 елның 20 марты, сишәмбе

Инвестиция эшчәнлегенә дәүләт ярдәме булганда гамәлгә ашырылуы  планлаштырыла торган инвестиция проектларын тәэмин итү механизмнары, аларны сайлап алу һәм гамәлгә ашыру этаплары, шулай ук инвестиция проектын гамәлгә ашыруга килешүне һәм юллар картасын төзү турында 22 мартта семинарда сөйләячәкләр.  Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан "Төбәкләр – тотрыклы үсеш" еллык иҗтимагый премиясе" бәйгесенең Оештыру комитеты белән берлектә оештырылды.  Тема: "Россия төбәкләрендә инвестиция эшчәнлеге. Инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен "Бер тәрәзә" булдыру".

Катнашу өчен Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шулай ук республика предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре чакырыла.

Катнашу өчен Guzel.Gilmeeva@tatar.ru электрон адресына (Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының инвестиция эшчәнлеге бүлеге әйдәүче консультанты Гүзәл Рафил кызы Хәсәнова, тел.5249132) мәгълүмат (ФИО, вазыйфа, оешма атамасы) җибәрергә кирәк.

 Семинарны уздыру урыны һәм вакыты: 22 март, 10.00: Казан ш., Мәскәү ур., 55 нче й., Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, актлар залы (4 нче кат).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International