Иртәгә, 21 мартта, Яр Чаллыда коммерциягә карамаган сектор вәкилләре өчен ике уку-укыту семинары узачак. Катнашу өчен Кама Аръягының коммерциягә карамаган социаль юнәлешле оешмалары вәкилләре чакырыла.
Чараның беренче өлешендә "Социаль проектлау технологиясе. Грантны ничек отарга!" семинары була. .
Семинарга килүчеләр:
• үзләренең идеяләрен оештырып әйтергә һәм социаль проектны эшләү тәртибен билгеләргә өйрәнәчәк;
• грантка гаризаны дөрес итеп рәсмиләштерү, проект бюджетын исәпләп чыгару нечкәлекләренә төшенәчәк;
• социаль проектка идарә итү һәм хисап әзерләү кагыйдәләре турында беләчәк.
Чараның икенче өлешендә тыңлаучыларга коммерциягә карамаган эшчәнлектә салым хисаплылыгы үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр.
Семинарны үткәрү урыны: Яр Чаллы шәһәре, Чулман проспекты, 8 нче йорт, "Перспектива" ресурс үзәге. Чара 14:00 сәгатьтә башлана.