Коммерциягә карамаган секторны үстерү. Әлмәттә тренинг-семинар була

2018 елның 19 марты, дүшәмбе

Иртәгә, 20 мартта, Әлмәттә "Социаль проектлау технологиясе. Грантны ничек отарга!" дигән түләүсез тренинг-семинар була. . Катнашу өчен Әлмәт районының һәм  Татарстан Республикасының Көньяк-Көнчыгыш икътисадый зонасы коммерциягә карамаган социаль юнәлешле оешмалары вәкилләре чакырыла.

Семинарның максаты: грант программаларында катнашу өчен социаль проектлар эшләү күнекмәләрен алу.

Тыңлаучыларга үзләренең идеяләрен оештырып әйтү һәм социаль проект эшләү тәртибен билгеләргә өйрәнү мөмкинлеге биреләчәк; алар грантка гаризаны дөрес итеп рәсмиләштерү, проект бюджетын исәпләп чыгару нечкәлекләренә төшенәчәк; социаль проектка идарә итү һәм хисап әзерләү кагыйдәләре турында беләчәк.

Чараны Социаль өлкә инновацияләре үзәге - СОНКО ярдәм итү ресурс үзәге һәм Казан (Идел буе) федераль университеты үткәрә.

Семинарны үткәрү урыны: Әлмәт шәһәре, Ленин урамы, 36 нчы йорт, "Нур" Балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге.

 Белешмәләр өчен телефон: (8553) 32-89-60; +7 (917) 892-19-92.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International