2017 елның 16 ноябрендә "ИНКООР" фәнни-тикшеренү компаниясе инициативасы белән һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Кама кластер үсеше үзәге ярдәмендә III "Санлы җитештерү һәм сәнәгать киләчәге" машина төзү кластер форумы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең ИТ-паркында "Әйләнешле интеллектуаль активлар менеджменты (Компанияне киңәйткәндә аның чыгымнарын кыскарту)" темасына сөйләшү буенча В2В форматында очрашу узды. Сөйләшүләр "ИНКООР" компаниясе белән түбәндәге компанияләр арасында булды: Технопарк Прикамья, ППФ "Автодизайн", ГК "КОРА", "РАБИКА-энергосбережение", ГК "КОМ".
Очрашуда гамәлдәге законнар базасында "әйләнешле актив" сыйфатында интеллектуаль мөлкәт белән идарә итүдә яңа тәҗрибә формалаштыру турында фикер алыштылар. Яңа тәҗрибә әйләнешле холыкка ия булган интеллектуаль мөлкәт объектларын формалаштыруга һәм коммерция әйләнешенә кертү өчен өстәмә шартлар тудыруга максат тота, нәтиҗәдә яңа икътисад чишелешләрен кертү белән шөгыльләнүче компанияләрдә кеше ресурсларына чыгымнарны янга калдыру (салымнарны һәм иминиятләштерү түләүләрен киметү) һәм проект-процесс эшчәнлеген интенсификацияләү тәэмин ителәчәк.