Казанда "Намуссыз көндәшлек һәм бизнес. Үсешкә йогынтысы" темасына конференция узды

2017 елның 17 ноябре, җомга

2017 елның 16 ноябрендә Россия Монополиягә каршы хезмәтенең белем бирү-методика үзәгендә Россия МФХ Татарстандагы хокук куллану эшчәнлеге нәтиҗәләре хакында гавами сөйләшүләр булды.

Конференция барышында җирле үзидарә органнарының монополиягә каршы законнарны үтәвен, реклама конструкцияләрен урнаштыруга сатулашулар уздырганда монополиягә каршы законнардагы таләпләрнең үтәлешен тикшереп тору өлкәсендәге эшчәнлек, тиешсез рекламаны чикләү буенча Россия МФХ Татарстан тәҗрибәсе, Татарстан Республикасының Баулы муниципаль районы ихтыяҗлары өчен сатып алуларны гамәлгә ашыру проблемалары һәм үзенчәлекләре, сатып алулар өлкәсендә хокук куллану эшчәнлеге турында сүз барды.

Чарада Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан көндәшлекне үстерү бүлеге башлыгы Ильяс Галимов Татарстан Республикасында көндәшлек үстерү буенча юл картасын тормышка ашыру турында докулад белән катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International