"Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" коммерциячел булмаган оешмасы эшкуарларга микрозаймнар буенча еллык процент ставкасының 8% кадәр киметелүе хакында хәбәр итә.
"Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" коммерциячел булмаган оешмасы эшчәнлегендәге юнәлешләрнең берсе – Татарстан Республикасында икътисадый эшчәнлекнең түбәндәге юнәлешләре буенча кече һәм урта эшкуарлыкка булышу һәм үстерү өчен юнәлдерелгән займнар бирү:
– җитештерү һәм эшкәртү (шул исәптән импорталмаш тәэмин итү);
– авыл хуҗалыгы;
– төзелеш;
– фәнне һәм техниканы үстерүгә юнәлдерелгән инновацияләр һәм эшчәнлек;
– хезмәтләр өлкәсендә эшчәнлек.
Өстәмә мәгълүматларны түбәндәге телефон аша алырга мөмкин: +7 (843) 524-90-90.