2017 елның 16 октябреннән 30ына кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан "Җир асты байлыклары турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында" 395-8 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты буенча ачык консультацияләр уздырыла.
Бизнес-берләшмәләрнең вәкилләрен күрсәтелгән проект белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында танышырга чакырабыз.
Кисәтүләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайга салу йогынтысын бәяләү секторына Nail.Madiev@tatar.ru электрон адресы буенча җибәрүегез сорала.