2018 елга һәм 2019 һәм 2020 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты беренче укылышта кабул итү өчен киңәш ителде

2017 елның 17 октябре, сишәмбе

Бүген 2017 елның 17 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитет утырышында 2018 елга һәм 2019 һәм 2020 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты депутатлар тарафыннан беренче укылышта кабул итү өчен киңәш ителде.  

2021 елга кадәр республиканың социаль-икътисадый үсеш фаразы турындагы доклад белән икътисад министры урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады. Ул ассызыклап узганча, Татарстанда агымдагы һәм фаразлана торган социаль-икътисадый вәзгыять, Россиядәге кебек үк, уңай үсеш тенденцияләре белән аерылып тора.

Иртәгә 2018-2020 елларга Татарстан Республикасы бюджеты проекты һәм республиканың социаль-икътисадый үсеш фаразындагы күрсәткечләр зональ киңәшмәләр форматында җәмәгатьчелек тарафыннан тыңланачак, бу чаралар Түбән Кама шәһәрендә, Апас һәм Питрәч авылларында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International