2017 елның ноябрь аенда, Татарстан җитештерүчеләре продукциясен тышкы базарларда күрсәтү өчен ярдәм итү максатында, Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге "Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" КБО Туниска, Тунис шәһәренә бизнес-миссия оештыра һәм республикадагы кече һәм урта эшкуарлык вәкилләрен шушы чарада катнашырга чакыра.
Авиаочышка һәм яшәү белән белән бәйле чыгымнарны катнашучы компанияләр мөстәкыйль түлиләр.
Катнашуда кызыксынган эшкуарлардан 2017 елның 20 октябренә кадәр үзләренең карарлары хакында ТР Экспортка ярдәм үзәгенә tatexport@yandex.ru электрон почтасы буенча хәбәр итүләре сорала. Элемтә өчен: Кирилин Кирилл Владимирович, телефоны: +7 987 225 04 58.