Бүген "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖдә Татарстан Республикасы икъитсад министры урынбасары Наталья Таркаева рәислегендә "Кама иноовацион территориаль-җитештерү кластеры" коммерциягә карамаган партнерлыгы" ассоциациясенең чираттагы Коллегия утырышы булды.
Утырыш барышында Коллегиядә катнашучылар тарафыннан "Ростелеком" ХАҖ җәмгыятенең Кама иноовацион территориаль-җитештерү кластерындагы сәнәгый предприятиеләрне санлаштыру буенча гамәлдәге һәм киләчәге булган продуктлары турында мәгълүматлар һәм Түбән Кама муниципаль районы буенча "ИнноКам" территориаль аерымланган инновацион-җитештерү үзәген төзү концепциясенә кертелгән планлы чараларны үтәүнең аралык нәтиҗәләре турында мәгълүматлар тыңланды, һәм алар буенча фикер алышулар узды.
Шулай ук Коллегия тарафыннан Партнерлык әгъзаларына түбәндәгеләрне кабул итү хупланды: "КАМА-Энергетика" ҖЧҖ, "ЗаряД" ҖЧҖ, "Автотехник" ҖЧҖ, "Автодизайн" СҖФ ҖЧҖ.