Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы "Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы" АҖ белән берлектә, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен киләчәге булган инвестиция уемнарын ачыклау максатында, Татарстан Республикасында ихтыяҗ булган, ТР Территориясендә җитештерелми торган яисә бик аз күләмдә генә җитештерелә торган продукциягә мониторинг ясый.
Форум кысаларында "Дәүләт заказы өчен көрәш" түгәрәк өстәле булып узды, аны оештыручылар буенча Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы һәм "Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы" АҖ чыгыш ясады.
"Дәүләт заказы өчен көрәш" түгәрәк өстәле барышында "Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы" АҖ генераль директоры Яков Геллер Татарстан Республикасындагы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен киләчәге өметле булган инвестиция уемнарына презентация үткәрде.
Киләчәге өметле булган инвестиция уемнарын ачыклау өчен Татарстан Республикасы заказчылары тарафыннан сатып алына торган продукциягә анализ ясала. Мәгълүматның төп чыганагы булып zakupki.gov.ru бердәм мәгълүмат системасы (БМС) тора. Якын киләчәктә Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең ТР буенча территориаль органында булган мәгълүматларны да эшкәртү планлаштырыла.
Актуаль инвестиция уемнары турында мәгълүмат ай саен TATTIS.RU сайтында, "Мәгълүмат ресурслары" бүлегендә басылып чыга.
Әгәр дә инвестиция уемнары исемлегендә күрсәтелгән кайсы да булса өлкә эшкуар өчен кызыклы булып тоела икән, бу очракта ул Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү һәм аларны үстерү программаларын үтәү үзәгенә 8 (843) 528-01-17 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.