2017 елның 1-2 ноябрендә Россиянең экспорт үзәге Тегеран шәһәрендә (Иран) "Russian Gastro Week" циклыннан чара үткәрәчәк. Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге "Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" коммерциячел булмаган оешмасы Татарстан Республикасының экспортка юнәлеш алган кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләрен махсуслаштырылган бизнес-миссиядә катнашырга чакыра.
Бизнес-миссия Россиянең азык-төлек сәнәгате җитештерүчеләренең продукциясен Исламның Иран Республикасына күмәртәләп сатуга ярдәм итү максатында оештырылачак. Миссия кысаларында Россиянең туклану продуктларыннан күләмле күргәзмә, шулай ук Иран партнерлары һәм дистрибьютерлары белән азык-төлек продукциясен экспортлаучылар һәм җитештерүчеләр белән максатчан В2В очрашулар оештырылачак.
Россиянең гастрономия атнасында Иранда Россиянең 50дән артык азык-төлек продукциясе җитештерүчесен һәм Иран ягыннан 150 импортер һәм дистрибьютер җыю планлаштырыла. Иран базарына чыгару өчен тәкъдим ителә торган компанияләрнең эшчәнлеге һәм продукцияләре турында кыскача тасвирлап, аерым каталог бастырып чыгару каралган.
Россия экспорт үзәге чара өчен мәйданчыкны арендага алуга һәм бизәүгә, шулай ук күргәзмә максатлары өчен кирәкле булган җиһазлар белән тәэмин итүгә бәйле чыгымнарны үз өстенә ала. Теркәлү кертеме алынмый. Бару һәм яшәү, шулай ук Иран территориясенә күргәзмә үрнәкләрен җиткерү чыгымнарын түлү катнашучылар тарафыннан мөстәкыйль рәвештә тәэмин ителә.
Катнашуда кызыксынган эшкуарлардан 2017 елның 1 октябренә кадәр катнашучының тутырылган анкетасын ТР Экспортка ярдәм үзәгенә tatexport@yandex.ru электрон почтасы буенча хәбәр итүләре сорала. (843) 524-76-70.
Мәгълүмат өчен:
"Russian Gastro Week" күчмә чаралары уникаль форматлы, алар Россия компанияләренең – азык-төлек продукциясе җитештерүчеләрнең презентацияләрен, элемтәләрнең b2b-биржасын һәм дегустацияләүне үз эченә ала. РЭЯ элегрәк Кытайның, Вьетнамның, Һиндстанның һәм Берләштерелгән Гарәп Әмирлекләренең берничә шәһәрендә дегустация сессияләрен оештырган иде. Чаралар нәтиҗәсендә 100 миллион доллардан күбрәк суммага Россия продуктларын җиткерү турында кысалы килешүләр имзаланды. Беренче җиткерүләр быелның март аенда гамәлгә ашырылды.