Җомга көнне, 2017 елның 22 сентябрендә, Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән КУЭ корпорациясе генераль директоры Александр Браверман очрашкан вакытта "Татарстан Республикасының төбәк лизинг компаниясе" АҖ (РЛК) белән беренче лизинг шартнамәләрен төзүгә дәгъва белдерүче компанияләрнең проектлары презентацияләнде. Әлеге шартнамәләр кысаларында финанслауның гомуми суммасы 284 миллион сум тәшкил итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2017 елның июнендә Татарстан Республикасы, КУЭ корпорациясе тарафыннан үткәрелә торган җайланмага ташламалы лизинг программасын тормышка ашыру кысаларында, төбәкнең лизинг компанияләрен гамәлгә кую хокукына Россия Федерациясе субъектларын конкурста сайлап алуда җиңүче итеп танылды. Программаны тормышка ашыру ташламалы шартларда кече һәм урта компанияләрне җайланмалар белән тәэмин итү мөмкинлеген бирә, бу исә, тулаем алганда, югары технологияле продукция җитештерүгә һәм импорталмаш өлкәсендәге проектларны үстерү потенциалын арттыруга ярдәм итә.
Татарстан Республикасының Төбәк лизинг компаниясе устав капиталы 2 миллиард сумлык акционерлык җәмгыяте рәвешендә оештырылган, ул КУЭ корпорациясеннән 1,5 миллиард сум һәм Татарстан Республикасыннан 500 миллион сум күләмендәге кертемнәр хисабыннан формалаша.
Очрашуда сәнәгать җитештерүе өлкәсендә 10 проект тәкъдим ителде. Әйтик, "ПКФ Инстромет" ҖЧҖ (сәнәгать җайланмалары детальләрен һәм төеннәрен торгызу, өслекләрне реновацияләү һәм реставрацияләү хезмәтләре) лазерлы микроэшкәртү һәм газ-ялкын очырту җайланмасы өчен лизингка станок сатып алу юлы белән җитештерүгә модернизация үткәрергә планлаштыра. "Ривалком" ҖЧҖ (сыекча дәрәҗәсен калкавычлы күрсәткечләр, калкавычлы магнит сүндергечләр, басым датчиклары һ.б. җитештерү) җитештерелә торган продукциянең сыйфат күрсәткечләрен яхшырту өчен металл эшкәртү буенча өстәмә җайланмалар җыелмасын лизингка сатып алырга кызыксынуы хакында белдерде. "РИЦКИ" ҖЧҖ (КАМАЗ шассие базасында махсус техника җыйганда кулланыла торган гидравлика компонентларын һәм гидравлика системаларын проектлау һәм җитештерү) импортны алмаштыра торган гидравлика насосларын җитештерүне оештыру проектын тормышка ашыру кысаларында РЛК программасы буенча токарьлы эшкәртү үзәген сатып алырга планлаштыра. "КАМЭК" ҖЧҖ (автомобиль электроникасы җитештерү, светодиод яктырту системалары эшләү һәм интеграцияләү, элемтәле электроника җыю) микроэлектрониканың өслекле монтажы буенча югары тизлекле линияне һәм ультрашәмәхә басма буенча лизингка планшетлы плоттер сатып алырга планлаштыра. "ТД Вега-М" ҖЧҖ (металл кисү коралы, технологик җиһазлар җитештерү һәм җиткерү) РЛК белән хезмәттәшлек итү кысаларында лизингка токарь станогы сатып алырга планлаштыра. "Органик-Парк" ҖЧҖ (үсемлекләрне биологик яклау чаралары һәм хайваннар өчен препаратлар җитештерү) микробиологик пестицидлар һәм агрохимикатлар җитештерү өчен җайланма җыелмасын лизингка сатып алу юлы белән җитештерүне модернизацияләүдә һәм киңәйтүдә кызыксынуы барлыгы хакында белдерде. "Спецоснастка МК" фирмасы ҖЧҖ (авиация һәм диңгез флоты өчен коткара торган җиһазларга комплект эшләнмәләре эшләү һәм җитештерү) Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе (ОАК) заводлары өчен авиация юнәлешендәге токлы детальләр һәм төеннәр әзерләү өчен фрезер белән эшкәртү үзәкләрен лизингка сатып алырга планлаштыра. "Чукотка" АХП (боланчылык хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм сату, шулай ук кыр үсемлекләрен, балык һәм аучылык продуктларын эшкәртү һәм сату) болан итен Финляндиягә һәм Швециягә экспортлау өчен Павек (Чукотка Автономияле округы) шәһәр округы территориясендә җитештерүне модернизацияләү буенча җиһазлауның модульле комплектын сатып алырга кызыксынуын белдерде. "Диджитал Лоялти Систем" ҖЧҖ (табигать һәм техника фәннәре өлкәсендә фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр) теләсә нинди банк карталары буенча сатып алучыларны идентификацияләү системаларын ясау һәм фискаль белешмәләрне кабул итү, эшкәртү, саклау һәм салым хезмәтләренә тапшыру буенча проектларны тормышка ашыру өчен технологик платформага сервер куәтләрен арттыруда кызыксынуы барлыгын белдерде. "Мелита-К" (очу аппаратларына двигатель компонентлары, турбореактив турбошөреп двигательләре һәм аларның өлешләрен җитештерү) газотурбин двигательләренең комплект өлешләрен җитештерүне оештыру буенча проектны тормышка ашырырга планлаштыра, шуңа бәйле рәвештә металл эшкәртү җайланмасын лизингка сатып алу зарурлыгы барлыкка килгән.
"Безнең бәяләүләргә караганда, 2018 ел азагына кадәр Татарстан Республикасының РЛК тарафыннан ташламалы лизинг программасы буенча шәхси һәм кече эшкуарлыкның 200дән артык субъекты финанс алуга ирешә алачак, – дип билгеләде КУЭ корпорациясенең генераль директоры Александр БРАВЕРМАН. – Әлеге хезмәттәшлек аларга җитештерү потенциалын модернизацияләү һәм ныгыту хисабыннан чыгарыла торган продукция күләмнәрен җитәрлек дәрәҗәдә арттырырга, шул исәптән дәүләт катнашындагы, бүгенге көндә сатып алу базары 2 трлн сумнан артык бәяләнә торган иң зур заказчылар белән хезмәттәшлек итү хисабына сату базарларын киңәйтү буенча өстәмә мөмкинлекләр алу мөмкинлеген бирәчәк".
"Бүген каралган проектлар тәҗрибәсе, үзенең клиентлар базасы булган, югары технологияле кече һәм урта компанияләр тарафыннан тормышка ашырыла. Аларның барысының да импорталмашуга яисә экспортка продукция җитештерүгә юнәлеш алуы – аеруча әһәмиятле, – дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. – КУЭ корпорациясе белән бергәләп ташламалы лизинг программаларын тормышка ашыру безгә еш кына банктан финанс җәлеп итүдә мөмкинлекләре чикле булган предприятиеләргә ярдәм итү мөмкинлеген бирәчәк. Сатып алынган җайланма сыйфаты буенча дөнья стандартларына җавап бирәчәк, бу исә әлеге компанияләргә үсешнең тагын да югарырак дәрәҗәсенә, продукция сатуның яңа базарларына чыгу мөмкинлеген тудырачак".
РЛК хезмәтләреннән югары технологияле җайланмага, сәнәгать җиһазларына һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм саклау өлкәсендәге җайланмаларга лизинг ихтыяҗы булган, Татарстан Республикасы территориясендә дә, Россиянең теләсә кайсы башка төбәгендә дә урнашкан һәм үзенең эшчәнлеген алып бара торган шәхси һәм кече предприятиеләр файдалана алачак.
Чит илдә җитештерелгән җайланмага лизинг буенча соңгы максималь ставка елына 8% тәшкил итә, үзебезнең илдә җитештерелгәненә – елына 6%, аванс түләме – 15%тан башлана, лизинг шартнамәсенең вакыты – 60 айга кадәр. Билгеләнгән күрсәткечләр нигезендә 2017 елда РЛК лизинг проектларын тормышка ашыру күләме кимендә 265 миллион сум, 2018 елда кимендә 1,7 миллиард сум тәшкил итәчәк. 2018 елның икенче яртыеллыгыннан башлап кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләре өчен коммерциячел лизинг программасын башлап җибәрү планлаштырыла.
Белешмә:
КУЭ корпорациясенең җайланмага ташламалы лизинг программасы Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча Президиум Советы тарафыннан расланган "Кече бизнес һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү" өстенлекле проект паспорты нигезендә тормышка ашырыла һәм төбәкнең 8 лизинг компаниясеннән (2017 елда 2 компания, 2018 елда 6 компания) челтәр хасил итүне күздә тота. Барлыкка китерелә торган лизинг компанияләренең эшчәнлеге беренче нәүбәттә шәхси һәм кече эшкуарлык субъектларына Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнә торган иң зур заказчыларның сатып алуларына үтеп керүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән.