21-22 сентябрьдә Мәскәүдә "Контрольлек һәм күзәтчелек эшчәнлеген үзгәртеп кору" өстенлекле программасын тормышка ашыруда катнашучылар белән конференция узды. Конференциядә түбәндәгеләрдән вәкилләр катнашты: "Контрольлек һәм күзәтчелек эшчәнлеген үзгәртеп кору" өстенлекле программасын тормышка ашыруны тикшереп торучы федераль башкарма хакимият органнары һәм Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан дәүләт хакимияте башкарма органнары, Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы, Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитика үзәге.
Бу чарада Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Административ реформа мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Альбина Гергерт катнашты.
Конференция кысаларында Өстенлекле программаны тормышка ашыруга бәйле булган актуаль мәсьәләләр хакында сөйләшенде:
– төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә контроль-күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыруның сыйфатын арттыру;
– контроль-күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашырганда куркыныч-юнәлеш алу ысулын кертү;
– контроль-күзәтчелек эшчәнлеген автоматлаштыру;
– зарури таләпләрне системага салу, аларның санын киметү һәм аларны актуальләштерү.
Күрсәтелгән сораулар буенча тематик сессияләр кысасында конференциядә катнашучылар куелган бурычларны хәл итү өлешендә тәҗрибә уртаклашты, булган проблемаларны ачыклады һәм, шул исәптән федераль дәрәҗә өчен дә, чишлеш юлларын тәкъдим итү, шулай ук "галстуксыз" сөйләшү кысаларында Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы җитәкчелегенә контроль-күзәтчелек эшчәнлеген үзгәртеп кору буенча актуаль сораулар бирү мөмкин булды.
Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта Татарстан Республикасында Өстенлекле программа нигезендә контроль-күзәтчелек эшчәнлеген камилләштерү буенча "юл картасы" расланды. Әлеге "юл картасы" буенча дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыручы дәүләт хакимиятенең 14 башкарма органы һәм 12 җирле үзидарә органы, шул исәптән контроль-күзәтчелек эшчәнлеген автоматлаштыру, зарури таләпләрне актуальләштерү, контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген һәм файдалы булуын бәяләү ысулларын кертү буенча чараларны тормышка ашыралар.
Моннан тыш, республиканың хакимият органнарында дәүләт контроленең (күзәтчелегенең) 7 юнәлеше буенча куркыныч-юнәлеш алу ысуллары кертелә инде:
– төбәкнең дәүләт ветеринария күзәтчелеге;
– дәүләт торак күзәтчелеге;
– лицензия нигезендә күпфатирлы торак йортлар белән идарә итү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга карата лицензия контроле;
– алкоголь продукцияләрен ваклап сатуларны лицензия контролендә тоту;
– күпфатирлы йортларны һәм (яисә) күчемсез мөлкәтнең башка объектларын өлешле төзү өлешендә дәүләт контроле (күзәтчелеге);
– төбәкнең дәүләт төзелеш күзәтчелеге;
– дәүләт экология күзәтчелеге.