"Киләчәккә караш" форумы кысаларында "Ростелеком" ХАҖ, "Татарстан Республикасы Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры" коммерциячел булмаган партнерлыгы" ассоциациясе (Иннокам) һәм "Татарстан Республикасының Кама кече һәм урта эшкуарлык субъектларын кластерлы үстерү үзәге" АКБО (Кама КҮҮ) арасында "Ростелеком" ХАҖ Инновацион үсеш программасын тормышка ашыру кысаларында стратегик хезмәттәшлек турында өч яклы килешүгә кул куелды.
Килешүгә "Ростелеком" ХАҖ Татарстан Республикасындагы филиалы директоры Диас Сафин, "Татарстан Республикасы Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры" коммерциячел булмаган партнерлыгы" ассоциациясе президенты Рафинат Яруллин һәм "Татарстан Республикасының Кама кече һәм урта эшкуарлык субъектларын кластерлы үстерү үзәге" АКБО (Кама КҮҮ) җитәкчесе Ленар Әхмәтов тарафыннан кул куелды.
"Ростелеком" ХАҖ төбәкнең махсуслаштырылган кластерлы оешмалары белән хезмәттәшлек итүенең тәгаенләштерелгән юл картасы булу – документның әһәмиятле шарты булып тора.
Килешүдә 1-3 өстенлекле проектны тормышка ашыру турында килешенгәнлекләр, шулай ук Татарстанның сәнәгать предприятиеләрен санлаштыруга юнәлтүне үстерү чаралары беркетелгән.
Килешүне имзалау мәсьәләседә "Ростелеком" ХАҖ Стратегик инновацияләр үзәге тарафыннан инициатива белдерлгән һәм Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының дәүләт катнашындагы компанияләрне инновацион үстерү буенча йөкләмәләре кысаларында башкарылучы эшнең дәвамы булып тора.