Эшкуарлыкны үстерү буенча ел саен үткәрелә торган "Киләчәккә караш" форумы кысаларында 2017 елның 21-22 сентябрендә "Корстон" комплексында Татарстан Республикасында көндәшлек көненә багышланган чаралар – "Көндәшле тирәлек" конференциясе узды.
Бу конференциянең оештыручылары:
– "Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация" АҖ;
– Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы;
– Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Көндәшлекне үстерүгә ярдәм итү комиссиясе әгъзалары;
– көндәшлеккә сәләтле булу дәрәҗәсен үстерү өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләр.
Чараларда Россия Федерациясе субъектларында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 05.09.2015 № 1738-р боерыгы белән расланган көндәшлекне үстерү стандартын кертү буенча тормышка ашырылган иң яхшы тәҗрибәләр тәкъдим ителде.
"Көндәшле тирәлек" конференциясе барышында берничә очрашу булды, аларның максаты – Татарстан Республикасында көндәшлекне үстерүнең мөмкин булган ысулларын һәм коралларын күрсәтү.
Алар арасында:
– мастер-класс, аның кысаларында 223-ФЗ һәм 44-ФЗ буенча тендер процедураларында катнашуның теоретик аспектлары, шулай ук гамәли нечкәлекләре яктыртылачак, боларны белү катнашучыларга үзләренең товарларын һәм хезмәтләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекнең өстәмә көндәшлелек өстенлекләрен алырга ярдәм итәчәк;
– салым куркынычларын киметүгә һәм шунлык белән компаниянең көндәшлеккә сәләтле булу дәрҗәсен арттыруга багышланган семинар;
– түгәрәк өстәл, анда киләчәкнең "акыллы" технологияләре нигезендә предприятиеләрнең сату һәм җитештерү мөмкинлекләрен киңәйтү буенча инновацияле мөмкинлекләре каралачак;
– көндәшлекнең төп законнары турында һәм сатып алулар турындагы мәгълүматны ничек итеп түләүсез һәм тиз арада алып булуы хакында түгәрәк өстәл;
– көндәшләргә каршы көрәштә Россиянең иң зур дәүләт компанияләренең җиткерүчесенә ничек әверелергә, – шул хакта сессия.