Kazan Legal форумында көндәшлекне үстерү мәсьәләләре хакында сөйләштеләр

2017 елның 15 сентябре, җомга

2017 елның 14-15 сентябрендә Казан шәһәренең "Корстон" кунакханә комплексында Kazan Legal Халыкара юридик форумы уза. Форум Татарстандагы иң әһәмиятле вакыйгаларның берсенә әверелде.

Форумда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Игорь Артемьев, шулай ук хокук һәм икътисад үсеше, аларның үзара бәйләнеше һәм үзара бер-берсенә йогынтысы буенча актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышу өчен төрле илләрдән әйдәп баручы экспертлар, хакимият һәм бизнес вәкилләре катнаша.

Татарстан Республикасы вәкилләре белән берлектә инфраструктура проектларының юридик аспектлары, инновацияләргә инвестицияләр, корпоратив хокук һәм халыкара алыш-бирешләрне структуралаштыру мәсьәләләре хакында фикер алышына; җинаять-хокук һәм административ куркынычлар, Евразия пространствосында compliance (кагыйдәләргә туры килү принцибы, кагыйдәләрне үтәү), интеграциянең һәм кооперациянең үсә баручы роле турында, шулай ук Якын Көнчыгыш һәм Азия илләре белән хезмәттәшлек итүнең хокукый аспектлары турында сөйләшүләр алып барыла.

Форум кысаларында соңгы яңалыклар һәм тенденцияләр турында белергә, фикер алышырга һәм Россиядәге, ЕС, АКШ һәм Азиядәге әйдәп баручы юристлар белән элемтәләр урнаштырырга мөмкин.

Пленар сессиядә Игорь Артемьев искәртеп узганча, Татарстан Республикасы көндәшлекне үстерү буенча Россиянең баш төбәкләре исемлегендә лидер булып санала, үз чиратында Рөстәм Миңнеханов республикадагы сәнәгать паркларының көндәшлекне үстерү институтларының берсе булуы хакында хәбәр итте.

Шулай ук "Эшкуарлык эшчәнлегенең монополиягә каршы аспектлары: Татарстан тәҗрибәсе" сессиясендә Дәүләт заказы агентлыгы директоры Яков Геллер чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан көндәшлекне үстерү бүлеге башлыгы Ильяс Галимов катнашты.

Исегезгә төшерәбез, көндәшлекне үстерүгә ярдәм итү дәрәҗәсе буенча төбәкләрнең башлыклары исемлегендә Татарстан Республикасы 2016 ел йомгаклары буенча 1 урынга лаек булды.

Стандарт төбәкнең товарлар һәм хезмәтләр базарларында көндәшлекне үстерүгә шартлар тудыруга, төбәктәге хакимият органнары эшендә үтәкүренмәлелек булдыруга,кече һәм урта эшкуарлык субъектларын яклау өчен стимул булдыруга һәм административ киртәләрне юкка чыгаруга юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 6 маендагы 799-р номерлы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасында көндәшлекне үстерүгә теләктәшлек күрсәтү буенча Татарстан Республикасының вәкаләтле башкарма хакимият органы булып тора.

Татарстан Республикасында Стандартны тормышка ашыру турында мәгълүмат Министрлык сайтында “Көндәшлекне үстерү” (http://mert.tatarstan.ru/rus/standart-razvitiya-konkurentsii-v-respublike.htm) бүлегендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International