Эшкуарлык субъектлары игътибарына!

2017 елның 15 сентябре, җомга

Сезне Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитика үзәге тарафыннан оештырылган "Бизнеска административ басым дәрәҗәсен бәяләү" дигән социалогик сораштыруда катнашырга чакырабыз.

Сораштыруда шәхси эшкуарлар, микро, кече, урта һәм зур компанияләрнең милекчеләре һәм җитәкчеләре катнаша ала, түбәндәге тармаклар буенча:

– авыл хуҗалыгы, ау һәм урман хуҗалыгы;

– балыкчылык, балык тоту;

– файдалы казылмалар табу;

– эшкәртү җитештерүләре;

– электр энергиясе, газ һәм су җитештерү һәм бүлү;

– төзелеш;

– күмәртәләп һәм ваклап сату; автотранспорт чараларын, мотоциклларны, көнкүреш эшләнмәләрен һәм шәхси кулланылыштагы предметларны ремонтлау;

– кунакханәләр һәм рестораннар;

– транспорт һәм элемтә;

– финанс эшчәнлеге;

– күчемсез мөлкәт белән операцияләр, аренда һәм хезмәтләр күрсәтү;

– мәгариф;

– сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәтләр күрсәтү;

– бүтән коммуналь, социаль һәм шәхси хезмәтләр күрсәтү.

Тикшерү эше, шул исәптән, "административ басым" дәрәҗәсе, контрольлек (күзәтчелек) буенча чараларны үткәргәндә оешмаларның вакытка һәм финанска бәйле чыгымнары турындагы мәсьәләләрне, шулай ук контрольдә тотучы органнар белән багланышта тору мәсьәләләрен дә үз эченә ала.

Игътибар итегез, сораштыру – конфиденциаль, аның нәтиҗәләре контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасына үзгәрешләр кертелгәндә исәпкә алыначак.

2017 елның 29 сентябренә кадәр түбәндәге сылтама буенча анкета тутырырга һәм сораштыруда катнашырга мөмкин: http://knd-survey.ac.gov.ru/index.php/517997

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International