Россия Федерациясе Дәүләт Думасы беренче укылышта сәнәгать технопаркларының эшчәнлегендә хокукый нигез формалаштыруга юнәлдерелгән закон проектын кабул итте.
Депутатлар төркеме тарафыннан кертелгән документта "РФдә сәнәгать сәясәте турында" законга "сәнәгать технопаркы" дигән төшенчә кертелә, ул Россиядә элек җитештерелмәгән һәм/яисә җитештерелгән аналоглары булмаган сәнәгать продукциясен чыгаруга билгеләнгән инфраструктура объектлары җыелмасын аңлата.
Закон проектында шулай ук сәнәгать өлкәсендәге эшчәнлекне стимуллаштыру чараларын куллану тәртибен раслау, сәнәгать технопаркларына, аларның инфраструктурасына һәм сәнәгать технопаркларының идарәче компанияләренә таләпләр билгеләү буенча РФ Хөкүмәтенең вәкаләтләрен билгеләү, шулай ук сәнәгать технопаркының шундый таләпләргә туры килүен раслау буенча вәкаләт бирелгән федераль башкарма хакимият органы вәкаләтләрен билгеләү күздә тотыла.
Бу үзгәрешләр сәнәгать инфраструктурасын модернизацияләүгә һәм сәнәгать технопаркларының санын арттыруга булышачак, бу исә, үз чиратында, документ авторлары исәпләвенчә, үзебезнең илдә яңа көндәшлеккә сәләтле югары технологияле продукция җитештерү тармагын барлыкка китерүне тәэмин итәчәк.