"Киләчәккә караш". Казанда өченче мәртәбә иң зур бизнес-форум узачак

2017 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

"Киләчәккә караш" кече һәм урта эшкуарлык форумы быел 21-22 сентябрь көннәрендә "Корстон" кунакханә комплексында узачак. Форумны оештыручы булып Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тора.

Төбәктәге эшкуарларның иң зур корылтайларының берсе 3 мең тирәсе бизнес, хакимият һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләрен җыячак. 2 көн дәвамында форум мәйданчыгында лекцияләр, мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр һәм семинарлар, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында TED Talks форматындагы пленар сессия узачак.

Форумдагы һәр секция эшкуарлар өчен кызыклы булган темага багышланачак, алар арасында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү буенча финанс институтлары, сәнәгать мәйданчыкларын үстерү мәсьәләләре һәм сәнәгать парклары резидентларына ярдәм итү механизмнары, салым куркынычсызлыгы, идарәлек кадрлары әзерләү һәм квалификацияле персонал эзләү, эшкуар-җитештерүчеләрнең проблемалары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен үстерү мәсьәләләре.

Моннан тыш, форум кысаларында экспортка юнәлеш алган компанияләргә ярдәм итү мәсьәләләренә багышланган Export ME конференциясе, икътисадның чынбарлык секторында ИТ-чишелешләрне куллану турында IT-conference һәм Индустрия (сәнәгать) парклары идарәче компанияләренең һәм резидентларының беренче корылтае узачак.

Программаны тулысы белән сайттан карарга була.

Форум спикерлары һәм кунаклары

РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ, Татарстан Республикасы Президенты,

ОЛЕГ ФОМИЧЕВ, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары,

АЛЕКСАНДР БРАВЕРМАН, "Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация" АҖ генераль директоры,

СВЕТЛАНА ЧУПШЕВА, "Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегия инициавтивалары агентлыгы" АҖ генераль директоры,

АЛЕКСЕЙ РЕПИК, "Деловая Россия" Россиякүләм иҗтимагый оешмасы президенты,

АЛЕКСАНДР КАЛИНИН, "Опора России" Россиякүләм оешмасы президенты,

ДЕНИС ЖУРАВСКИЙ, Индустрия парклары ассоциациясенең башкарма директоры,

ЯКОВ ГЕЛЛЕР, "ТР Дәүләт заказы агентлыгы" ДУП генераль директоры,

ДАНИС ЗАРИПОВ, Россия хоккейчысы һәм эшкуар,

АНДРЕЙ КАЛАШНИКОВ, "Бизнес Партнер" холдингына нигез салучы,

АРТЕМ КОГДАНИН, Ledel компаниясе хуҗаларының берсе,

ДЕНИС ДОБРЯКОВ, Artskills нигез салучы,

ОЛЕГ СКОБЕЛЬЦЫН, СОЖ "Синтез" нигез салучы,

АЙДАР БУЛАТОВ, "Эшкуарлык фабрикасы" мәгариф проектына нигез салучы һ.б.

Форумда катнашу форумның www.tatforum.org сайтында мәҗбүри теркәлгән очракта түләүсез була.

Датасы һәм вакыты: 21-22 сентябрь, 10.00 сәгатьтән 19.00 кадәр

Урыны: Казан, Korston Club Hotel Николай Ершов урамы, 1а
 Журналистларны алдан аккредитацияләү өчен ФИО, туган көн датасын, ММЧ аталышын, элемтә өчен телефон номерын insar.sagitov@tatar.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.

"Киләчәккә караш" – эшкуарлар форумы һәм эшкуарлар өчен. Ул 3 мең тирәсе бизнес, хакимият, иҗтимагый оешмалар вәкилләрен туплаячак. Төбәк эшкуарларының бу зур корылтаена Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан инициатива белдерелде.  Форумның эш программасы лекцияләрдән, мастер-класслардан, семинарлардан, түгәрәк өстәлләрдән торучы ике көнне үз эченә ала. Форум кысаларында экспортка юнәлеш алган компанияләргә ярдәм итү мәсьәләләренә багышланган Export ME конференциясе, икътисадның чынбарлык секторында ИТ-чишелешләрне куллану турында IT-conference һәм Индустрия (сәнәгать) парклары идарәче компанияләренең һәм резидентларының беренче корылтае узачак. Эш программасының кульминациясе булып Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында төбәктә эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләренә багышланган пленар сессия торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International