Республика эшкуарларын "EXPO-RUSSIA MOLDOVA 2017" күргәзмәсендә катнашырга чакыралар

2017 елның 8 сентябре, җомга

"Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" коммерциячел булмаган оешмасының Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге Татарстан Республикасының экспортка юнәлеш алган кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләренә хәбәр итә: 2017 елның 10 октябреннән 12 октябренә кадәр Россиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә Кишинев шәһәрендә (Молдова Республикасы) Беренче халыкара "EXPO-RUSSIA MOLDOVA 2017" сәнәгать күргәзмәсе булачак, ул Россия белән Молдова арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләр барлыкка килүнең 25 еллыгына багышлана.

Күргәзмә түбәндәге бүлекләр буенча тәкъдим ителәчәк: энергетика һәм энергияне янга калдыру технологияләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, машина төзелеше, нефть химиясе һәм газ сәнәгате, транспорт, телекоммуникацияләр һәм элемтә, металлургия, төзелеш, югары технологияле һәм инновацияле тармаклар, медицина җайланмасы һәм фармацевтика, мәгариф, туристлык.

Күргәзмәнең эш программасы кысаларында Беренче Кишенев Бизнес-форумын, шулай ук конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр үткәрү планлаштырыла.

Чара турында өстәмә мәгълүматлар алу һәм "EXPO-RUSSIA MOLDOVA 2017" күргәзмәсендә катнашу мәсьәләләре буенча Күргәзмәнең оештыру комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Элемтә өчен: Забелина Светлана Анатольевна, тел: +7 (495) 721-32-36, электрон почта: info@zarubezhexpo.ru.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International