Социаль-икътисадый үсеше алдан баручы "Яр Чаллы" территориясендә инвестиция проектларын тормышка ашыру буенча "Яр Чаллы труба заводы" һәм "Экорегион" компанияләренең заявкалары хупланды

2017 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә социаль-икътисадый үсеше алдан баручы Яр Чаллы территориясендә эшчәнлек башкару турында килешү төзүгә заявкалар карау буенча республика комиссиясенең утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева катнашты.

Комиссия утырышында "Россия Фередациясенең нефть-газ тармагы өчен тирәлек трубалары җитештерү буенча завод төзү" инвестиция проектын тормышка ашыру буенча "Чаллы труба заводы" ҖЧҖ һәм "Утильләштерелгән резинкатнашмалы һәм полимеркатнашмалы калдыклардан, нефть шламнарыннан һәм файдаланылган майлардан химия продукциясе җитештерүне оештыру" проекты белән "Экорегион" ҖЧҖ заявкалары хупланды.

Якын киләчәктә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Яр Чаллы шәһәренең Башкарма комитеты һәм "Яр Чаллы труба заводы" һәм "Экорегион" компанияләре арасында социаль-икътисадый үсеше алдан баручы "Яр Чаллы" территориясендә эшчәнлек башкару турында Килешү төзеләчәк.  Килешүләр төзелгәннән соң Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы "Яр Чаллы труба заводы" ҖЧҖ һәм "Экорегион" ҖЧҖ компанияләрен Россиянең социаль-икътисадый үсеше алдан баручы территорияләре резидентлары реестрына кертү өчен Россия Икътисадый үсеш министрлыгына мәгълүматлар юллаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International