Татарстан Республикасының икътисад министры Артём Здунов ТР Министрлар Кабинетында булып узган, 2018-2021 елларга Татарстанның социаль-икътисадый үсеш фаразына багышланган утырышта доклад белән чыгыш ясады

2017 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018-2021 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш фаразын һәм 2018 елга һәм 2019 һәм 2020 елларның планлы чорына Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджеты проектын карау буенча утырышы булды.

Утырыш ТР Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә узды.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Утырышны ачып, Алексей Песошин билгеләп узганча, фараз күрсәткечләре Россия икътисадын үстерүдәге сценарий шартларының база вариантларына, тармак министрлыкларыннан һәм муниципаль берәмлекләрдән алынган мәгълүматларга нигезләнеп формалаштырылган.

"Аналитиклар фикеренчә, Россия яңа икътисадый шартларга адаптацияләнде һәм хәзерге вакытта тотрыклашудан үсеш тенденциясенә күчү күренеше күзәтелә. Икътисадый үсешне стимуллаштыру буенча эшне дәвам иттерергә, көндәшлеккә сәләтле булу дәрәҗәсен ныгытырга, заманча инфраструктура булдырырга кирәк, бу исә халыкның имин торышын яхшыртуны тәэмин итәчәк", – дип билгеләде ул.

Алексей Песошин искәртеп узганча, Татарстан Республикасын үстерүнең төп стратегик максаты, Стратегия-2030 буенча, – ул глобаль көндәшлеккә сәләтле тотрыклы үсеш полюсын формалаштыру. Моның өчен икътисадның барлык секторларын һәм республиканың социаль өлкәсен баланслы рәвештә һәм нәтиҗәле итеп үстерергә кирәк.

Татарстан Республикасының икътисад министры Артём Здунов 2018-2021 елларга Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразының агымдагы икътисадый вәзгыяте һәм төп параметрлары турында кыскача сыйфатлама җиткерде. Үзенең доклады барышында министр хәбәр иткәнчә, фараздагы сценрий шартлары "Urals" сортына караучы нефтьнең уртача еллык бәясенең баррель өчен $40,8-42,4 дәрәҗәсендә булуын күздә тота (2018-2020 елларда). Доллар курсы 2018 елда 69,8 сумнан башлап 2020 елга кадәр 72,7 сумга кадәр артачак. 2021 ел фаразында аннан алда килгән елның чыгыш параметрларын саклауны күздә тота.

Министр сүзләреннән аңлашылганча, 2017 елда төбәк продуктының тулай күләме, бәяләүләргә караганда, 102,8%лы динамика белән 2072,2 миллиард сум тәшкил итәчәк. 2018-2021 елларда икътисадның үсеше 103-103,8% диапазонында булыр дип фаразлана.

2017 ел йомгаклары буенча сәнәгать җитештерүенең индексы 102,4% дәрәҗәсендә көтелә. Төяп җибәрелгән продукциянең күләме 2147,9 миллиард сум тирәсе булачак. 2018 елда сәнәгать җитештерүенең индексы 105,7% дәрәҗәсендә фаразлана, 2019 елда – 103,2%, 2020 елда – 102,9%, 2021 елда – 102,4%.

Быелгы елда авыл хуҗалыгында җитештерү күләмнәренең үсеше 260 миллиард сумга кадәр җитәр яисә узган ел дәрәҗәсенә карата бәяләрдә чагыштырганда 5,1% тәшкил итәчәк. 2018-2021 елларда авыл хуҗалыгы продукциясенең ел саен үсеш алу темплары 101,9%  дәрәҗәсендәбулыр дип фаразлана.

"Республиканың төзелеш комплексында барча фараз чоры дәвамында бәяләрдә чагыштырмача подряд эшләренең күләмнәрен саклау көтелә. Ел саен 2 миллион 400 мең квадрат метр торак кертү планлаштырыла", – дип хәбәр итте Артём Здунов.

Республиканың кулланучылар базарында быелгы елда кулланучыларның активлыгы үз халәтенә кайту күренеше сизелә. Ел йомгаклары буенча ваклап сату әйләнешенең үсеше 101,5% тәшкил итәчәк. Фаразланган чорда халык тарафыннан куллануның уңай динамикасы сакланачак – ваклап сату әйләнешенең үсеш темплары 101-102,2% тәшкил итәчәк.

2018 елда предприятиеләрнең табыш күләме 381,3 миллиард сум дәрәҗәсендә булыр дип көтелә.

Социаль-икътисадый үсештә төп күрсәткечләрнең берсе булып төп капиталга инвестицияләр күләме санала, диде ТР Икътисад министрлыгы башлыгы. Шулай итеп, ел йомгаклары буенча, инвестицияләрнең күләме 677,2 миллиард сум исәпләнә яисә 2016 ел дәрәҗәсенә карата бәяләрдә чагыштырганда 100,1% тәшкил итәчәк. Уртача вакыт чорында инвестицияләрнең үсеш темплары 100,9-102,6% дәрәҗәсендә фаразлана. Биредә "Алабуга" һәм "Иннополис" махсус икътисад зоналарын, Чулманның "ИННОКАМ" инновацияле территориаль җитештерү кластерын, социаль-икътисадый үсеше алдан баручы "Яр Чаллы" территориясен, муниципаль дәрәҗәдәге гамәлдәге сәнәгать мәйданчыкарын алга таба үстерү әһәмиятле роль уйный.

Республикадагы эшсезлек дәрәҗәсе чагыштырмача зур булмаган рәвештә саклана – июль азагына эшсезләр сыйфатында 12,9 миллион кеше теркәлгән. Фараз буенча, 2018-2021 елларда икътисадый актив халыкның гомуми исәбендә эшсезләрнең өлеше 1%тан артмаячак.

Хезмәт хакы фондының үсеш темпы 104,2-104,9% чикләрендә фаразлана.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, муниципалитетларның башлыкларын бюджет дисциплинасын сакларга һәм уйланмаган сарыфларга юл куймаска чакырды.

"Без бюджетка әзерләнгән вакытта сездә формалаша торган барлык тәкъдимнәрегезне дә карарбыз һәм аларны үзебезнең дәүләт программаларын тормышка ашыру кысаларында системалы рәвештә финансларга тырышырбыз. Безнең 30дан артык программа бар, алар күп очракта куелган барлык мәсьәләләрне дә хәл итә", – дип ассызыклады ТР Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International