Санкт-Петербургта Х юбилейлы Петербург халыкара инновация форумы булачак

2017 елның 6 сентябре, чәршәмбе

2017 елның 20 сентябреннән 22сенә кадәр Санкт-Петербург шәһәрендә Х юбилейлы Петербург халыкара инновация форумы узачак.

Петербург халыкара инновация форумы Төньяк-Көнбатыш федераль округында инновацияләр өлкәсендәге иң зур чара булып санала. 2016 елда ПХИФ мәйданында 112 чара булган, 14 чит ил дәүләте һәм Россия Федерациясенең 30дан артык субъекты күрсәтелгән. Өч көн дәвам иткән ПХИФ-2016 барышында чараларга 40 000 артык кеше килгән.

2017 елда ПХИФ-2017 әһәмиятле идеясе булып "Технологияләр эволюциясе" слоганы торачак, ул дүрт тематик юнәлеш кысаларында ачылачак: "Сәнәгатьчелек һәм инновацияләр – икътисадый үсеш драйверлары", "Шәһәр тирәлеге өчен индустрия 4.0", "Инновацияләрне үстерү һәм аларга ярдәм итү институтлары", "Кешелек капиталы".

ПХИФ-2017 кысаларында узачак чаралар предприятиеләрне технологик үстерүгә, инновацияле инфраструктура белән дәүләти идарә итүне камилләштерүгә, өстенлекле тармакларны модернизацияләү программаларын тормышка ашыруга, шулай ук тикшеренүләргә теләктәшлек белдерүгә ярдәм итүче гамәли чишелешләр хакында фикер алышуларга һәм аларны демонстрацияләп күрсәтүгә юнәлдерелгән.

ПХИФ-2017 оештыручысы булып "РОСНАНО" ИК" ҖЧҖ ярдәмендә Санкт-Петербург Хөкүмәте тора. ПХИФ-2017 турында тулырак мәгълүматлар чараның рәсми http://www.spbinno.ru/ сайтында урнаштырылган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International