Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының, социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларның, инвалид оешмаларының һәм республика товар җитештерүчеләренең дәүләт сатып алуларында катнашуыннан нәтиҗәлелекне арттыру максатларында Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты "ТР Сатып алуларны үстерү үзәге" ТР ДУП тарафыннан оештырылган ярдәм нигезендә "44-ФЗ һәм 223-ФЗ законнары нигезендә сатып алуларда катнашу" темасына семинар-киңәшмә уздырачак.
ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты вәкилләренең, ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасының спикерлар сыйфатында чыгышлары планлаштырыла.
Чара 2017 елның 14 сентябрендә булачак, семинар-киңәшмәдә катнашучыларны 8.30 сәгатьтә терки башлаячаклар, түбәндәге адрес буенча: Казан ш., Петербург урамы, 86 йорт, 1 кат, конференц-зал. Катнашу – түләүсез.
Семинар-киңәшмәдә катнашу өчен заявкалар 13 сентябрьгә кадәр түбәндәге электрон адреска кабул ителә: crz.rt@tatar.ru, белешмәләр өчен телефоннар: (843) 212-28-21 Алеся Никитина.
Семинар-киңәшмәдә катнашу өчен заявка.
Семинар-киңәшмәнең программасы.