2017 елда эшкуарлар арасында үткәрелгән сораштырулардан күренгәнчә, һәр дүртенче эшкуар хакимият органнары тарафыннан бизнеска ясалган басым белән очраша. Бүген Татарстан Республикасының икътисад министры Артём Здунов Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Советы белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисад советының уртак утырышында шундый мәгълүматларны җиткерде.
Утырыш бүген Казанның Казан Кремлендәге Вәкиллек корпусында булды, аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Куркынычсызлык советы сәркатибе Айрат Шәфыйгуллин, шулай ук Куркынычсызлык советының һәм ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисад советының даими әгъзалары, министрлыкларның, ведомстволарның, контроль-күзәтчелек структуралары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләрнең башлыклары, предприятиеләрнең һәм оешмаларның җитәкчеләре катнашты.
Утырышка массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә чакырылган иде.
Артём Здунов искәртеп узганча, соңгы өч ел эчендә Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында Россия Федерациясе субъектларында инвестиция климатының торышына бәйле Илкүләм рейтинг буенча лидер булып санала.
Ул билгеләп узганча, Илкүләм рейтинг – ул инвестиция климатын үстерүдә идарә итүнең төп коралы. Рейтинг кысаларында эшкуарлар хакимият органнарының бизнес-тирәлекне яхшыртуга бәйле тырышлыкларын бәяли.
Әйтик, рейтингта бәяләүнең 4 юнәлеше бар: көйләнүче тирәлек, бизнес институтлары, инфраструктура һәм ресурслар, кече бизнеска ярдәм итү.
Татарстан Республикасының икътисад министры хәбәр иткәнчә, республикада, 2016 ел мәгълүматлары белән чагыштырганда, 2017 елгы рейтинг күрсәткечләренең кайберләре кимүгә юл куелган. Мисал өчен, "юридик затларны теркәүнең уртача вакыты" күрсәткече буенча теркәү өчен көннәр саны 10 саныннан (2016 елда) 11,84 (2017 елда) санына күтәрелгән. Кадастр исәбенә алу буенча хакимият органнары эшчәнлегенә эшкуарлар тарафыннан билге кую күрсәткече кимегән – әгәр дә 2016 елда уртача балл 4,21 булса, 2017 елда ул 3,93 тәшкил итә. Кирәкле хезмәт ресурсларының үтемлелеген бәяләү дәрәҗәсе дә түбәнәйгән.
Бизнеска карата административ басымны бәяләүгә килгәндә, 2017 елда бу күрсәткеч арткан.
Шулай итеп, 2017 елда эшкуарлардан өстәмә соратылган документлар саны арткан (2016 ел белән чагыштырмача), контроль-күзәтчелек чараларының уртача саны арткан, хакимият органнары яисә табигый монополияләр тарафыннан ясалган басымга дучар булган компанияләрнең өлеше 15,36%тан (2016 елда) 27,1%ка (2017 ел) кадәр арткан.
Төзелешкә рөхсәт алу (хәзерге вакытта хезмәтне электрон төргә күчерәләр) мисалында Артём Здунов кече бизнес өчен рөхсәт документлары алу турында тәгаенләбрәк сөйләде. Аның сүзләреннән аңлашылганча, бу мәсьәләдә Мәскәү тәҗрибәсе файдаланылган, Россия башкаласында инде 12 дәүләт хезмәтеннән электрон рәвештә файдаланырга мөмкин.
Челтәрләргә технологик тоташтыру процедурасын күрсәтүне яхшыртуга килгәндә, биредә Санкт-Петербург тәҗрибәсе кулланылган. Хәзерге вакытта 2018 елга кадәр эшкуарларга бу хезмәтне алуның вакытларын 10 көнгә кадәр киметү бурычы куелган.
"Сәнәгать паркларын булдыру кече һәм урта бизнес өчен инде үсеш алган инфраструктурага үтеп керүне җиңеләйтә", – диде Артём Здунов.
Ул шулай ук Бөтендөнья банкы бәяләмәсе буенча барча эшкуарларның яртысының, ничек кенә әзерлекле булмасын, беренче елында бизнесларын ябуы хакында да хәбәр итте. Татарстанда эшкуарларны укыту өчен "Эшкуарлык фабрикасы", башлап килүче бизнесменнарны укытучы башка программалар гамәлдә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Татарстан Республикасында инвестиция климатының торышын яхшырту һәм бизнеска карата административ басымны киметү мәсьәләләренә ныклы игътибар бирергә чакырды.
"Бүген без сөйләшә торган тема бик тә әһәмиятле, – диде ул. – Бу хакта илебез Президенты Владимир Путин, Хөкүмәт әйтә".
Рөстәм Миңнеханов шулай ук кече һәм урта бизнес вәкилләренең, эшкуарларның үзләрен мәстәкыйль рәвештә тәэмин итәргә теләүче кешеләр булуын ассызыклады.
"Биредә барча хакимият органнарының да тырышып эшләве мөһим, – диде ул. – Безгә эшкуарлар белән эшләргә, алар белән тыгыз элемтәдә булырга кирәк. Эшкуарлар – эшләргә теләге булган һәм акча эшләргә, салымнар түләргә, эш урыннары булдырырга теләге булган гражданнар алар. Бу, тулаем алганда, бездән системалы эшләүне таләп итә. Күп кенә муниципаль районнарда без әлегә инвесторларга карата яхшы мөнәсәбәтне күрмибез".