Рөстәм Миңнеханов ВТБ 24 президенты - идарәсе рәисе урынбасары Вячеслав Воробьев белән очрашты

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ВТБ 24 президенты - идарәсе рәисе урынбасары Вячеслав Воробьев белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Яклар банк өлкәсендә элемтәләрне алга таба үстерү, эшлекле элемтәләрне ныгыту һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында сөйләшгтеләр.

Вячеслав Воробьев Рөстәм Миңнехановка "Татарстанда ВТБ 24 банкы (ГАҖ)" региональ операция офисы идарәчесе вазифасына билгеләнгән Илсөя Гыйниятуллинаны тәкъдим итте.

Очрашуда шулай ук ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International