Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Түгәрәк хәрәкәте» НТИның юл картасын гамәлгә ашыруга юнәлтелгән проектларын сайлау башлану турында хәбәр итә

2017 елның 18 августы, җомга

«Түгәрәк хәрәкәте» НТИның юл картасы талантлар өчен глобаль конкуренциядә Россия уңышын тәэмин итүгә юнәлтелгән инициативаларны гамәлгә ашыру буенча башкарма власть органнарының, дәүләт һәм шәхси компанияләрнең, дәүләт һәм шәхси белем учреждениеләренең, җәмәгать оешмаларының һәм инициативаларны гамәлгә ашыру буенча  аерым технологик энтузиастларның эшен координацияләү өчен эшләнгән.

Юл картасы кысасында НТИ түгәрәге берләштерелгән тикшеренүләрнең технологик энтузиастлары оешмаларының гади формасы, базарлар һәм  НТИ үтәли технологияләр мәнфәгатьләрендә яңа һәм гамәлгә ашырыла торган   проектлар буларак кабул ителә.

«Юл картасы»ның стратегик максаты – яңа базарларның технологик чакыруларын кабул итүче һәм аларны уңышлы башкаручы үз-үзләрен оештыручы төрле яшьтәге энтузиастлар берлеген төзү («түгәрәк хәрәкәте»). Әлеге берлекнең төп өлешен бүгенге 12-16 яшьлек мәктәп укучылары  –  технологик түгәрәкләрдә катнашучылар тәшкил итәргә тиеш. Ерак горизонтта (15-20 яшь) юл картасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсе булып 2025 елга НТИның «икенче буыны», түгәрәк хәрәкәтендә катнашучылар көче белән Россия технологик компанияләрен төзү булып торачак.

Сайлау өчен тәкъдим ителгән проектлар юл картасының түбәндәге бурычларының берсен хәл итүгә юнәлтелергә тиеш:

1нче бурыч («Челтәрләр»): үз компетенцияләре белән идарәнең һәм карарлар кабул итүнең кеше-машина интеллектуаль системасын төзү буенча берлектә катнашучыларга инструментлар биреп, «түгәрәк хәрәкәте» кысасында талантлар белән санлы идарәне гамәлгә ашыру; хәрәкәттә катнашучылар элемтәсен тәэмин итү һәм информацион технологияләр (санлы сервислар, форумнар, порталлар), шулай ук башка социотехник карарлар (конференцияләр һәм конвентлар, проект һәм форсайт-сессияләр) юлы буларак берлекләр бердәмлеген тәэмин итүче механизмнар булдыру.

2нче бурыч («Чакырулар»): базарлар һәм НТИ үтәли технологияләр өлкәсендә тикшеренүләргә һәм иҗатка технологик энтузиастлар уятучы технологик ярышлар, конкурслар, олимпиадалар ситстемасын булдыру.

3нче бурыч («Ресурс үзәкләре»): технологик энтузиастка Россиянең теләсә- кайсы өлешендә аның проектын гамәлгә ашыру өчен кирәкле җиһазларга һәм экспертларга керү һәм Илкүләм технологик инициативаларның һәм НТИ чакыруларын кабул иткән «түгәрәк хәрәкәтенә» йөрүчеләрне җәлеп итәргә  мөмкинлек биргән  ресурс  үзәкләре челтәрен төзү (хакерспейслар, фаблаблар, ЦМИТлар, балалар технопарклары).

4нче бурыч («Чаралар»): кыйммәтләр бердәмлеген һәм «түгәрәк хәрәкәте» эшчәнлеген тәэмин итүче чаралар челтәрен (проект мәктәпләре, ярминкәләр, фестивальләр) төзү.

5нче бурыч («Остазлар»): мәктәп укучылары белән директив манерада булмаган аралаша белүче компетентлы өлкән технологик энтузиастларны  (проект лидерлары, модераторлар, консультантлар, уку осталары ролендә) «түгәрәк хәрәкәтенә» җәлеп итү.

Катнашу буенча үзегезнең тәкъдимнәрне һәм электрон формада заявкаларны 30 августка кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына электрон почтага җибәрүегезне сорыйбыз Aleksey.Babaev@tatar.ru.

Заявка бирү өчен проектның резюме шаблонын тутырырга кирәк. Сайлау узган проектлар «Түгәрәк хәрәкәте» эш төркеме тарафыннан якланачак. Аларга   методик, информацион, административ һәм финанс ярдәме күрсәтеләчәк.

Проектларны җыю буенча элемтәгә керүче зат - Сергей Гейло, «РВК» АҖ берлеге үсеше төркеме җитәкчесе  (Geylo.SV@rvc.ru).

Заявкалар бирү мәсьәләсе буенча элемтәгә керү өчен – Ксения Андреева (ka.andreeva@asi.ru, 8 925 090 65 24).

 Илкүләм технологик инициативаның (НТИ) түгәрәк хәрәкәте үсеше буенча чаралар планы («юл картасы») 2017 елның 18 июлендә РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев рәислегендә узган Россиянең икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үсеше буенча Совет президиумы утырышында расланган.

Тагын да тулырак мәгълүмат түбәндәге сылтамада бирелә:

https://leader-id.ru/specials/progression_nti

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International