ИННОКАМда «Хоргос – Көнчыгыш капкасы» (Казахстан Республикасы) Махсус икътисадый Зонасы вәкилләре белән очрашу булды

2017 елның 18 августы, җомга

«Кама инновацион территориаль-производство кластеры» коммерция булмаган партнерлык» Ассоциациясендә 17 августта «Хоргос – Көнчыгыш капкасы» (Казахстан Республикасы) Махсус Икътисади Зонасы вәкилләре белән очрашу булып, аның кысасында инвестицияләр җәлеп итү, продукцияне үзара кайтаруның файдалы хезмәттәшлеге, әйберләр җитештерүдә технологияләр, кооперацияләр трансферы, белем программаларында катнашу, машиналар төзелеше, нефтехимия, полимерлар эшкәртү өлкәләрендә катлаулы техник продукция разработкасы һәм җитештерү, «Санлы индустрия 4.0.» үзләштерүгә әзерлек кысасында заказлар алу процессын автоматлаштыру өчен innokam.pro субконтрактациясе Илкүләм порталын куллану буенча мәсьәләләр каралды. 

Очрашу нәтиҗәләре буенча «Хоргос – Көнчыгыш капкасы» СЭЗ, Кама инновацион территориаль-производство кластеры һәм Татарстан Республикасы Машиналар төзелеше кластеры арасында хезмәттәшлек турында өч яклы килешүгә кул куелды. 

«Хоргос – Көнчыгыш капкасы» Махсус Икътисади Зона  Казахстан Республикасы белән Кытай Халык Республикасы арасындагы чиктә, Казахстан территориясендә урнашкан. Проект Евразия регионында Казахстанның экспорт-транзит потенциалын күтәрү, глобаль логистика өлкәсендә компетенцияләрне  үстерү, чит ил инвестицияләрен җәлеп итү максатыннан төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International