Республика эшмәкәрләрен кече һәм урта предприятиеләрнең 14нче Кытай Халыкара күргәзмәсенә чакыралар

2017 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенең «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау» НО эшмәкәрләргә 2017 елның октябрендә Кытай Халык Республикасында Россия икътисади роад-шоу уздырылачагы турында хәбәр итә.

Төп чара булып  кече һәм урта бизнесның   III Россия-Кытай эшлекле форумы – 2017 торачак һәм  ул 2017 елның 9-11 октябрендә  Гуанчжоуда (КХР) узачак. Форум 2017 елның 10сыннан 13 октябрьгә кадәр  шулай ук Гуанчжоу шәһәрендә (КХР) узачак кече һәм урта предприятиеләрнең  14нче Кытай Халыкара күргәзмәсе кысасында булачак. Форум үзен Россия һәм Кытай эшмәкәрләре арасында бизнес-кооперацияне җайлау өчен нәтиҗәле мәйданчык булуын исбатлады. Мәсәлән, 2016 елда эшмәкәрләрне, кече һәм урта эшмәкәрлекне яклау инфраструктурасы оешмалары, үсеш инститиутлары, башкарма власть региональ органнарын кертеп,  Россия ягыннан Форум эшендә Россия Федерациясенең 32 субъектыннан 400гә якын, Кытай ягыннан  300дән артык кеше катнашты.

Форумның оештыручысы –Россия Икътисади үсеш министрлыгы ярдәмендә дуслык, тынычлык һәм үсеш  Россия-Кытай комитеты. Россия ягыннан Форумның операторы һәм шулай ук Күргәзмәдә Россия экспозициясенең  милли операторы – Россия делегациясен төзү белән шөгыльләнүче кече һәм урта эшмәкәрлекне яклау Россия  агентлыгы.

Хәзерге вакытта Азия-Тын океан регионы илләре, аерым алганда Кытай белән хезмәттәшлекне үстерү тышкы сәясәтенең һәм шул исәптән кече һәм урта бизнес өлкәсен үз эченә алган Россиянең социаль-икътисади үсешенең төп приоритетларының берсе булып карала.

Форумда Россия ягыннан үзләренең катнашуын РФ Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукын яклау буенча  Уполномоченный Б. Ю. Титов, Статс-секретарь – Россия Федерациясе икътисади үсеш министры урынбасары О. В. Фомичев,  «МСП Корпорациясе» АҖ  Генераль директоры  А. А. Браверман, Чиләбе өлкәсе Губернаторы Б. А. Дубровский һәм Россия Федерациясенең кайбер  регионнары җитәкчеләре якынча расладылар. Кытай ягыннан Форумда шулай ук Хөкүмәт, провинцияләр җитәкчеләре, инвесторлар һәм эшмәкәрләр катнашачак.

Комитетның Россия өлешенә РФ Хөкүмәте Рәисе  Д. А. Медведевтан Форумның пленар өлешендә катнашуга якынча рөхсәт алынган.

Форум эшлекле программадан (пленар утырыш, кече һәм урта бизнеска һәм шулай ук Кытай инвестицияләренә  багышланган түгәрәк өстәлләр; мастер- класслар), В2В очрашулар һәм сөйләшүләрнең киң программасыннан, шулай ук Кытай предприятиеләренә барулардан тора.

Россиянең кече һәм урта предприятиеләренә XIV Кытай Халыкара кече һәм урта предприятиеләр күргәзмәсендә катнашу өчен бушлай стендлар биреләчәк (стандарт застройкалы  9 кв.метр мәйданлы стендлар, стендлар саны чикләнгән). Форум турында тулырак мәгълүмат чараның рәсми сайтында урнаштырылган http://russia-china-forum.ru

Форум һәм Күргәзмә чараларында катнашу мәсьәләләре буенча контактка керүче, кече һәм урта бизнесны яклау Россия агентлыгының Халыкара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Алексей Солосин: тел. (499) 143 73 32, e-mail solosin@siora.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International