Россия МЧСы контрольнең аерым төрләрен башкарганда хәвеф-хәтәр чыгу куркынычын кулланчак

2017 елның 28 июле, җомга

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 22 июлендәге 864нче карары белән гражданлык оборонасы һәм халыкны саклау һәм  табигый һәм техноген характердагы территорияләрне саклау өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге кысасында күзәтчек алып барганда хәвеф- хәтәр куркынычын янауны куллану билгеләнә.  

 Күзәтчелекнең күрсәтелгән төрләре буенча юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә планлы тикшерүләр уздырганда вазифаи затлар гражданнар гомеренә, сәламәтлегенә, хайваннарга, үсемлекләргә, тирәлекккә, мәдәни мирас объектларына (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләргә), дәүләт иминлегенә  зыян янауларны,   шулай ук табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр чыгуларны булдырмауны истә тотып, юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә куелган таләпләр исемлеген керткән тикшерү битләрен (контроль сораулар исемлеге) кулланырга тиешләр.

 Планлы тикшерү предметы тикшерү листларына кертелгән (контроль сораулар исемлеге) сораулар исемлеге белән чикләнә.

Күрсәтелгән карар белән юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр эшчәнлеген аерым хәвеф- хәтәр категориясенә кертү критерийлары раслана:

  1. Югары хәвеф-хәтәр категориясенә керә:

- оборона-сәнәгать комплексының критик яктан мөһим объектларын, потенциаль куркыныч объектларын  файдаланган гражданнар оборонасы буенча тиешле тәртиптә аеруча мөһим категориягә кертелгән оешмалар эшчәнлеге;

  1. Аеруча хәвеф-хәтәр категориясенә керә:

- гражданнар оборонасы буенча тиешле тәртиптә беренче категориягә кертелгән оешмалар эшчәнлеге;

  1. Уртача хәвеф-хәтәр категориясенә керә:

- үз балансында гражданнар оборонасының саклаучы корылмалар булган гражданнар оборонасы буенча билгеләнгән тәртиптә икенче категориягә кертелгән  оешмалар эшчәнлеге;

  1. Түбән хәвеф-хәтәр категориясенә керә  - башка оешмалар эшчәнлеге.

Хәвеф-хәтәр категориясенә кертелүенә карап, юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә планлы тикшерүләр түбәндәге эзлеклелектә уздырыла:

-югары хәвеф-хәтәр категориясе өчен – 2 елга бер тапкыр;

Аеруча хәвеф-хәтәр  категориясе өчен – 3 елга бер тапкыр.

Эшчәнлекләре түбән хәвеф-хәтәр категориясенә кертелгән юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә планлы тикшерүләр уздырылмый.

Билгеләп үтәбез, контрольнең (күзәтчелек) бөтен төрләре буенча Россия МЧСы  контроль-күзәтчелек чаралары уздырганда билгеләнә торган мәҗбүри таләпләр исемлеге белән Россия МЧСының рәсми сайтында танышырга була: http://www.mchs.gov.ru/law/Perechen_aktov_soderzhashhih_obyazatelny

Татарстан Республикасы дәүләт власте башкарма органнары региональ дәүләт контроле (күзәтчелек) уздырганда бәяләнә торган мәҗбүри таләпләрнең берләштерелгән исемлеге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган: http://mert.tatarstan.ru/rus/profilaktika-narusheniy-obyazatelnih-trebovaniy.htm, шулай ук эшмәкәрләргә дәүләт, муниципаль, эшмәкәрлек субъектларына өстәмә хезмәт күрсәтүгә юнәлтелгән «Бизнес өчен МФЦ» офисларына мөрәҗәгать иткәндә күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International