“Алабуга” МИЗ булачак топ-менеджерларны җыя

2017 елның 4 июле, сишәмбе

Уникаль карьера акселераторы булган, Россиядәге иң эре МИЗ Корпоратив университеты студентларны өченче мәртәбә кабул итә башлавы хакында игълан итә, биредә һәр чыгарылыш вәкиле сәнәгать менеджменты өлкәсендә үз проектын тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр һәм ресурслар ала. Универститетның максаты – өч елдан соң завод директоры була алырлык кешеләр табу.

Корпоратив университеты – топ-менеджерлардан өч айлык интенстив укыту: Ford, Белая Дача, 3М, Kastamonu, Rockwool, Интерскол, Armstrong компанияләреннән һәм бүтән халыкара һәм федераль предприятиеләрдән ТОПлар студентларның остазларына әвереләчәк. Бизнес-тренерлар арасында – Россиядәге алдынгы гамәлчеләр. Укытуның максаты – МИЗ базасында үз проектыңны тормышка ашыру.

Өч айлык курстан соң Корпоратив универститетын тәмамлаучылар зур проектлар белән идарә итәргә, халыкара инвестицияләрне җәлеп итәргә, уңышлы командаларны тупларга, даими үзгәрешләр шартларында эшләргә һәм топ-менеджерлар һәм бизнес хуҗалары дәрәҗәсендә фикер йөртергә әзер булачак.

"Безнең чыгарылыш укучылары күп төрле – җирледән башлап халыкара дәрәҗәсендәге проектларны ясыйлар. Хәзер без Университетта өч елдан соң МИЗдагы яңа заводларга, аларны нульдән башлап төзеп, җитәкче була алырлык кешеләрне укытырга телибез. Мондый кешеләргә без иң күләмле мәсьәләләрне хәл итү өчен күнекмәләр, мөмкинлекләр һәм ресурслар бирәбез. Без алардан Россия сәнәгате генералларын ясарга телибез!” – ди Корпоратив универститеты директоры Дмитрий Киселев.

"Алабуга" МИЗ Корпоратив университеты 75 алдынгы кандидатны һәм үз эшенең "патриоты"н табу өчен ел саен бөтен Россиядән 5000 заявка җыя. Соңгы сайлап алудан бары тик 25 кеше генә уза – алар Корпоратив университеты студентларына әйләнә һәм Россиядәге иң эре МИЗ базасында үз проектларын тормышка ашыру мөмкинлеген ала. Университет эшли башлап ике ел узганнан соң 50 чыгарылыш укучысының 30дан артыгы МИЗда җитәкче булдылар. Калганнары – элеккеге эшләрендә югарырак дәрәҗәгә күчү тәкъдимен алдылар.

Университетта белгечлекләр буенча да, яшь буенча да чикләмәләр юк. Үз проектларыңны тормышка ашыра башлау һәм яңа максатларга ирешү эшенә бүгеннән үк керешергә мөмкин – бары тик uni.alabuga.ru сайтындагы заявканы гына тутырырга кирәк. Сайлап алу эше берничә этапта уза: онлайн-тест үткәрү, скайп буенча әңгәмә, бизнес-симуляция. Россиядәге иң амбициоз 25 идарәченең яңа төркеменә белем бирү 1 октябрьдән старт алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International