Чаллы ш. Бизнес-инкубацияләү үзәге резиденты "Россиянең иң яхшы 100 товары" конкурсының беренче этабын узды

2017 елның 30 июне, җомга

Чаллы ш. Бизнес-инкубацияләү үзәге резиденты ИП Биков Р.Р., Татарстан Республикасында "Хәләл" продукциясе буенча 1 нче урынны һәм "Пилмән" продукциясе буенча 3 нче урынны яулап, "Россиянең иң яхшы 100 товары" конкурсының беренче этабын узды. Конкурсның төбәк этабы йомгаклары буенча ИП Биков Р.Р. продукциясе "Россиянең иң яхшы 100 товары" конкурсының федераль этабына чыгарылды.

2017 елда "Россиянең иң яхшы 100 товары" конкурсы үзенең 20 еллыгын билгеләп уза. 1998 елдан бирле конкурс базарны югары сыйфатлы, үзебезнең илдә җитештерелгән товарлар белән баетуга, Россиядәге энергияне һәм ресурсларны саклаучы, көндәшлеккә сәләтле булган предприятиеләрне һәм оешмаларны үстерүгә булыша торган иҗтимагый-дәүләт коралы буларак үзенең нәтиҗәле булуын раслады. "Россиянең иң яхшы 100 товары" логотибы – җитештерүнең барлык этапларында продуктның сыйфат һәм технология ягыннан һичшиксез яхшы булуына гарантия ул. Әһәмиятле конкурста илебезнең җитештерүчеләре катнашу, тулаем алганда, предприятиенең дә, тәкъдим ителә торган продукциянең дә көндәшлеккә сәләтле булу дәрәҗәсен арттыра. 2017 елда "Россиянең иң яхшы 100 товары" конкурсының шигаре – "Иң яхшысын сайла!". 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International