Татарстан Республикасы бердәм коллектив экспозициясен Казахстан «Мебель һәм Интерьер» Халыкара күргәзмәсендә күрсәтә

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

Алматы шәһәрендә (Казахстан Республикасы) 2017 елның 14еннән 17 июньгә кадәр «Мебель һәм Интерьер» XXII Казахстан Халыкара күргәзмәсе уза.

Күргәзмә мебель һәм агач эшкәртү сәнәгате өлкәсендә уңышларны һәм югары технологияләрне демонстрацияләү, эчке һәм тышкы базарларда ил мебель җитештерүчеләре позициясен ныгытуга ярдәм итү, барлык катнашучылар өчен эшлекле хезмәттәшлек горизонтларын киңәйтү, төрле модификациядәге, стильдәге һәм юнәлештәге мебель, төрле тышлау материалларын, фурнитура һәм кулланучыларга интерьерның  декоратив элементларын сайлау мөмкинлеге бирү өчен үткәрелә.

Махсуслаштырылган күргәзмәләр ел саен мебель һәм агач эшкәртү сәнәгатенең төп статусын раслый, тулаем өлкәнең позициясен ныгытуга тәэсир итә һәм катнашучыларга да, килүчеләргә дә индустриянең яңа тенденцияләре курсында булырга мөмкинлек бирә , яңа контрактлар төзергә юл ача һәм продукцияне базарда уңышлы күрсәтү шансын арттыра.

 Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенең «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» НО республика эшмәкәрлегенең экспортка юнәлтелгән  кече һәм урта субъектларына ярминкәләрдә катнашу мөмкинлеге бирә. Татарстанның бердәм коллектив экспозициясен  «Мебелев» ЧҖҖ, «Екоммерс Флагман» ЧҖҖ, «Трис» ЧҖҖ күрсәтә.

Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының төрле форматтагы  Халыкара күргәзмәләрдә  катнашуын оештыра, эшмәкәрләргә үз продукцияләрен чит ил базарларында күрсәтергә һәм потенциаль партнерлар табарга булыша. ТР экспортны яклау үзәге хезмәтләре турында тагын да тулырак мәгълүматны түбәндәге сайтта алырга була http://export-rt.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International