«ТатКлиматМаш» ЧҖҖ һәм «Венские вафли»ЧҖҖ компанияләренә «Яр Чаллы» ТОСЭР резиденты статусы бирелгән

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

«ТатКлиматМаш» ЧҖҖ һәм «Венские вафли» ЧҖҖ компанияләре Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан  Россия Федерациясенең күп профильле муниципаль берәмлекләр территорияләрендә төзелгән  (моношәһәрләр) алдан баручы социаль-икътисади үсеш территорияләр резидентлары реестрына кертелгән һәм шуңа ярашлы рәвештә  «Яр Чаллы» алдан баручы социаль-икътисади үсеш территориясенең (алда – ТОСЭР) 8нче һәм 9нчы резиденты булды. Федераль законнарга ярашлы рәвештә юридик зат аталган реестрга кертелгән датадан алып ТОСЭР резиденты итеп таныла.

«ТатКлиматМаш» ЧҖҖ  «Яр Чаллы» ТОСЭРда   «Яр Чаллы шәһәре алдан баручы үсеш территориясендә сынау климат камераларын җитештерүне оештыру» инвестиция проектын, «Венские вафли ЧҖҖ - «Тирән суыту технологиясе буенча автомат линиядә «Macarons» миндаль пирожныен җитештерү» инвестиция проектын гамәлгә ашыра.

ТОСЭР резидентлары табышына салымның түбән ставкасы каралган:  федераль бюджетка эшчәнлектән алынган беренче табыштан алып беренче 5 салым чоры өлешендә  - 0% күләмендә; Россия субъектлары бюджетына ставка беренче табыш алган вакыттан алып 5 салым чорына  5% тәшкил итә һәм алдагы 5 салым чорына - 10%.

Болардан тыш, ТОСЭР резидентлары өчен каралган:

- оешма милкенә салынган салым түләүдән азат ителә,

-  җир салымы түләүдән азат ителә,

- страховой взносларның тарифлары гадәти тәртиптә түләнә торган  30%тан  7,6%ка киметелә (шул исәптән Пенсия фондына – 22% урынына 6%,   социаль страхование фондына  – 2,9 % урынына 1,5% һәм мәҗбүри медицина страхованиесе фондына – 5,1% урынына 0,1%).  Ташлама  ТОСЭР резиденты статусы алганнан алып 10 ел дәвамында бирелә һәм ТОСЭР төзелгәннән алып 3 ел дәвамында статус алган резидентларга да кулланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International