23 июньдә Чебоксарда «Бизнес территориясе – яшәү территориясе» Форумы була

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

2011 елдан кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше үрнәкләрен популярлаштыру  һәм регионнарда эшмәкәрлек һәм инвестиция климатын булдыру кысасында  эшмәкәрләр өчен «Бизнес территориясе – яшәү территориясе» Бөтенроссия форумы уздырыла. Проектның оештыручылары булып «РОССИЯ ТЕРӘГЕ» кече һәм урта эшмәкәрлек Гомумроссия иҗтимагый оешмасы белән бергә   «Яңа проектларны алга җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» Автоном коммерция булмаган оешмасы һәм  Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы тора.

Проект төрле номинацияләр буенча «Бизнес-Уңыш»  Илкүләм  премиясен уздыру юлы белән уңышлы эшмәкәрлек һәм муниципаль практикаларны эзләүгә һәм тиражлауга юнәлтелгән һәм шулай ук бизнес һәм властьнең конструктив диалогы өчен ачык дискуссия мәйданчыгы төзүне күздә тота. Россиянең 55 субъектында булган проектның алты еллык тарихында 47 000нән артык катнашучысы, төрле номинацияләр буенча кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнгән 320гә якын җиңүчесе исәпләнә. 2017 елның 23 июнендә  Чебоксар шәһәрендә «Бизнес территориясе – яшәү террриториясе» Форумының чираттагы этабы булып, ул бөтен Россия буйлап эшмәкәрләрне һәм  муниципаль хакимиятләр вәкилләрен берләштерә. Әлеге чарада катнашырга чакырабыз. Иң яхшы эшмәкәрлек проектлары партнерлардан һәм проектны оештыручылардан бизнесны яклаган һәм үстергән өчен кыйммәтле бүләкләр алачак.

Тагын да тулырак мәглүматны сайттан белергә була: премиябизнесуспех.рф.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International