1 июньдә Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты тарафыннан оештырылган FIFA 2017 Конфедерацияләр кубогына әзерлек буенча экскурсия үткәрүчеләр өчен семинар булды.
Семинар эшендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин катнашты. Үз чыгышында ул Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерүе йомгаклары һәм перспективалары турында җентекләп сөйләде.
Чарада шулай ук "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" АКБО футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләү департаменты җитәкчесе Максим Денисов, "Казан шәһәренең туристлыкны үстерүгә ярдәм комитеты" МБУ директоры Дарья Санникова, "Татарстан Республикасы туристлыкны үстерү үзәге" АКБО генераль директоры урынбасары Александра Юшутина катнашты.