Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Португалия Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Бруно Бобоне белән очрашты

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лиссабонга визиты кысаларында Португалия Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Бруно Бобоне белән очрашты.

Португалия Сәүдә-сәнәгать палатасы - хосусый бизнес-ассоциация, ул Португалия компанияләре ярдәме белән 1834 елда оештырылган.

Бруне Бобоне Татарстан белән икътисад, авыл зуҗалыгы һәм башка юнәлешләрдә хезмәттәшлек мөмкинлеге барлыгы турында белдерде.

"Безнең өчен сезнең визит - Татарстан белән танышу мөмкинлеге, Португалия бизнесына сәүдә партнерлыгы өчен яңа инициативалар", - диде Португалия ССП рәисе.

Рөстәм Миңнеханов Бруно Бобонены Татарстанга чакырды. Без сезне дә визит белән көтеп калабыз, Португалия эшкуарлары делегациясе белән, диде ТР Президенты.

Португалия бизнесы Россия базарына чыгарга теләсә, Татарстан шул максатта иң уңайлы мәйданчык, диде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу ахырында Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы белән Португалия Сәүдә-сәнәгать палатасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International