Бизнес өчен МФЦда Томск делегациясе булды

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

«Томск өлкәсе кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше фонды»ның директоры урынбасары Елена Лазарева җитәкчелегендәге Томск шәһәре эшмәкәрләре делегациясе Татарстан Республикасында стажировка узу кысасында 30 майда Казан шәһәренең эшмәкәрләр өчен «Минем документлар» челтәренең махсус офисында («Бизнес өчен МФЦ») булдылар.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» НО вәкилләре Томск шәһәреннән эшмәкәрлек берлеге вәкилләрен эшмәкәрлек субъектларына хезмәт күрсәтүче бизнес өчен МФЦ структурасы, күрсәтелүче хезмәт төрләре, операторларның эшләре һәм  МФЦ җиһазланышы белән таныштырдылар.  Очрашу барышында бизнес өчен МФЦ вәкилләре кунакларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, персоналны сайлау һәм өйрәтү  системасын һәм башкаларны карады.

Визит нәтиҗәләре буенча катнашучылар бу очрашуның ике як өчен дә файдалы һәм кызыклы булуын билгеләделәр.

Искәртеп узабыз, 2016 елда республикада эшмәкәрлек субъектларына хезмәт күрсәтүгә юнәлтелгән эшмәкәрләр өчен  «Минем документлар» челтәренең 5 махсуслаштырылган офисы(«Бизнес өчен МФЦ») эшли: Казанда, Яр Чаллыда, Түбән Камада, Алабугада, Чистай шәһәрендә.  

Бизнес өчен МФЦда кабул итүгә республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша яисә  МФЦ сайты аша алдан язылырга, шулай ук көнендә хезмәт алу өчен  МФЦның үзенә мөрәҗәгать итәргә була.

МФЦ адреслары һәм эш режимы, шул исәптән бизнес өчен  МФЦ турында мәгълүмат сайтта урнаштырылган: mfc16.tatarstan.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International