Казанда «Эшмәкәрлек фабрикасы» проектының җиденче сезоны чыгарылышы булды

2017 елның 26 мае, җомга

Бүген Сбербанк бинасында Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, ТР Президентының эшмәкәрләр хокукын яклау уполономоченные Тимур Нагуманов,  5нче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары, ТР Дәүләт Советының инвестицияләр икътисады һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе  Рәфис Борһанов, шулай ук ТАТАРСТАН БАНКЫ бүлеге управляющие урынбасары,  Сбербанк вәкиле  Дмитрий Волостнов, шулай ук зур  инвесторлар һәм регионның гамәлдәге эшмәкәрләре катнашында «Эшмәкәрлек фабрикасы» проектының 7нче сезоны чыгарылышы булды.

Чара барышында бизнесның яшь вәкилләре чиратлап үз проектларын тәкъдир итте.

Башта үз бизнес-кейсларын Әлмәттән «Старт фабрикасы» проекты командасы күрсәтте, алар арасында  DORS төзелеш бригадасын эзләү онлайн-сервисы яшь разработчиклары,  «Жива» кулдан ясалган агач конструкторлары сатучылары бар иде. «Эксклюзив йорт» балта остасы остаханәсен нигезләүчеләр шәхси мебель һәм мунчалар әзерләү буенча үз проектлары турында сөйләделәр. Чиратта Яр Чаллы проектлары торды:  «Экомагазин» табигый сөт продуктлары сату командасы, Joxbox фрашизасының шәхси бүләкләр һәм эксклюзив исемле халатлар чыгаручы «Рубль» студиясе.

Казан проектларыннан үз бизнес-кейсларын «Арт-кластер» дизайн-студиясе һәм сәнәгать предприятиеләрендә идәннәр түшәүче «АТМ Строй» командасы тәкъдир итте.

«Старт фабрикасы» бизнес-проектлары демонстрациясеннән соң   PRO дәрәҗәсендәге кейсларны, модернизация һәм өйрәнү узган әзер бизнесларны тәкъдир итү башланды. Алар исәбендә фабрика ярдәмендә үз әйләнешен өч тапкыр арттырган  «Good технологияләре» компаниясе билгеләнде. Аның предприятиесе  CRM- һәм ERP-челтәрләре һәм  IT-продуктлар производствосы белән шөгыльләнә. Билгеләп үтик, һәр тәкъдир итүдән соң залга аларның бизнес-кейсларына бәя кую тәкъдим ителде.

Фабрика Бөтенроссия эшмәкәрлек көне уңаеннан республикага үз идеяләре һәм бизнес оештыру белән мавыккан һәм иң мөһиме Россия бизнес-структурасын яхшыртуга үз өлешен кертергә әзер торган яңа эшмәкәрләрне бүләк итте. Бу бик якты һәм әһәмиятле вакыйга булып, ул, һичшиксез, остазлар һәм шулай ук чыгарылыш укучыларының үзләренең дә хәтерендә калыр.

 Эшмәкәрлек фабрикасы миссиясе эшмәкәрлекне популярлаштыру булган Идел буе федераль округында стратегик инициативалар Агентлыгы вәкиллеге ярдәмендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль университеты гамәлгә ашырган проект.

 «Эшмәкәрлек фабрикасы» чарасында барлыгы 17 меңнән артык кеше булып китте.  2000нән артык кеше өйрәнүләр узды. 200дән артык компания эшли башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International