Татарстан Президенты "ШЕРП" компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ШЕРП" компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Компания вездеходлар (һәркайда йөрүче машиналар) җитештерә.

Әңгәмә барышында хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сүз барды.

Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, ТР икътисад министры Артем Здунов, "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, «КИП «Мастер» АҖ генераль директоры Максим Стеблов катнаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International