10сыннан 12 майга кадәр кластерларның «Кластерлар чикләрне ача. Яшел коридор» II Санкт-Петербург Халыкара конференциясе була

2017 елның 5 мае, җомга

2017 елның 10сыннан 12 майга кадәр Санкт-Петербург шәһәрендә   Россия үсеш министрлыгы катнашында «Кластерлар чикләрне ача. Яшел коридор» кластерларның II Санкт-Петербург Халыкара конференциясе була. Конференциянең оештыручысы булып Санкт-Петербургның кластер үсеше үзәге тора  («Санкт-Петербург технопаркы» АҖ).

Конференциянең максаты булып кластер аралашу өлкәсендә Россия регионнары һәм иң яхшы дөнья практиклары тәҗрибәсен консолидацияләү, өлкәара, регионара һәм трансчикләр аша хезмәттәшлеккә шартлар тудыру, регионның кластер үсеше актуаль мәсьәләләрен эксперт анализы һәм аларны хәл итү буенча практик тәкъдимнәр эшләү, регионның комплекслы кластер сәясәтен төзү,  региональ һәм халыкара дәрәҗәләрдә кластерларның конкурентлыгын арттыру, кластер тирәлеге барлык субъектларының  компетенциясе үсеше һәм потенциалын арттыру.

Конференция эшендә дәүләт властенең федераль һәм региональ органнары вәкилләре, Халыкара эксперт берлеге, чит ил һәм үз иле  территориаль кластер вәкилләре, инновацион инфраструктура һәм үсеш институтлары объектлары, җәмәгать оешмалары, фәнни- мәгариф берлекләре, зур сәнәгать  корпорацияләре һәм кече бизнес вәкилләре катнаша. Татарстан Республикасыннан конференция эшендә «Кама инновацион территориаль-производство кластеры» Коммерция булмаган партнерлык» Ассоциациясенең аналитика хезмәте җитәкчесе  Галина Малязина катнашачак.

Конференциянең төп чаралары арасында Халыкара дәрәҗәдәге әйдәп баручы экспертлар катнашында өйрәтү семинарлары һәм мастер-класслар, Россия кластеры үсеше үзәге беренче регионара слетын, кластер үсешенең   приоритет мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр, Россия һәм Халыкара кластер  проектлары презентациясен уздыру каралган.

Конференциядә Австриядән, Испаниядән, Финляндиядән, Франциядән, Израильдән, Тайваньнан, Россиядән әйдәп баручы Халыкара экспертлары чыгышлары көтелә.

Болардан тыш,  Конференция уздыру кысасында 2017 елның 10 маенда Санкт-Петербургның  Петр Великий политехник университетының «Компьютер инжиниринг үзәге» Инжиниринг үзәгенә һәм шулай ук «Медицина фармацевтика сәнәгате, радиацион технологияләр кластеры» - «Герофарм» компанияләре төркемнәре һәм  «Биокад» ЯАҖ инновацион территориаль кластерының әйдәп баручы производстволарына бару планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International