Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Карачаево-Черкесия Республикасы делегациясе белән очрашу булып, аның составына Карачаево-Черкесия Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Косенков Вячеслав, Карачаево-Черкесия Республикасы икътисади үсеш министры Накохов Алий, Карачаево-Черкесия Республикасы икътисади үсеш министры урынбасары Гапов Мурат, Карачаево-Черкесия Республикасы икътисади үсеш министры урынбасары Тамбиев Алий керде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин үткәрде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм индустриаль парклары өлкәсендәге кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше, электрон сәүдә мәйданчыклары өлешендә тәҗрибә уртаклашу мәсьәләләре каралды. Болардан тыш, яклар тиздән булачак KazanSummit 2017 Халыкара икътисади саммит очрашулары кысасында республикалар арасындагы хезмәттәшлек турында сөйләшүләргә әзерлекләрен белдерде.